Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бай тарихлы мәктәп
Кәкре Күл авылы мәктәбенең укытучылар коллективы укучыларның сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерү өчен барысын да эшли. Бу белем бирү оешмасы - бай тарихлы. Ул 1862 елда төзелә һәм чиркәү приходы буларак эшли. 1934 елда 7 еллык мәктәпнең беренче чыгарылышы була. Шундый статуста мәктәп 1959 елга кадәр эшли. Шул елны мәктәп 8...
-
Балалар лагерьләре ачылды
1 июньнән мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьләре балалар өчен үз ишекләрен ачты. 12 мәктәп яны лагерендә 500 бала ял итәчәк. Шулай ук биш гомуми белем бирү оешмасындагы хезмәт һәм ял лагерьләренә 100 бала китте. Балалар иртәнге сәгать 9га киләләр һәм 14:00 сәгатьтә кайтып китәләр. Аларга иртәнге, төшке ашлар бирелә һәм төштән...
-
Бәяләп бетергесез тәҗрибә
Аксубайның "Сәләт" клубы Казан IT-паркында үткән Халыкара семинарда катнашты. Семинарны "Дөнья сәләтләре: сәләтле балалар һәм яшьләргә үсеш һәм ярдәм практикасы" Казан ачык сәләтләр университеты һәм Татарстан Республикасының "Сәләт" яшьләр иҗтимаги фонды оештырды. "Сәләт-Аксубай" клубы рәисе Ләйлә Моратшина сөйләгәнчә, семинар эшендә Россия һәм чит илләрдән килгән экспертлар, республика министрлыклары һәм ведомстволары...
-
Китаплар белән таныштырдылар
Аксубай китапханәләр системасының "Гаилә китапханәсе" бүлегендә "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә курчак миниспектакле күрсәттеләр. "Зирәк Карга нәсихәтләре" сериясе спектакльләренә "Капризка" (кире кызчык турында әкият), Ирина Токмакова әсәрләре буенча "Кичке әкият", Әфган халык әкиятләре буенча "Бүре-әләкче" әкиятләре керде. Спектакльләрне караганнан соң китапханәчеләр балалар белән бергә аларның эчтәлекләре, үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында...
-
“Пирамида“ сәхнәсендә бүләкләделәр
Безнең укучылар һәм укытучылар олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар. Тантана Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында узды. Бу көнне бәйрәм гаеплеләрен котлаучылар арасында мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Дәүләт Советы комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, ТР Президенты...
-
Афәрин, Алинә!
Казанда Юрий Вяземский катнашында "Умники и умницы" Бөтенроссия телевизион уенның төбәк этабы узды. 32 укучы "Свияжск һәм Болгар тарихы" темасына сорауларга җавап бирделәр. Аксубайның 3 нче мәктәбендә белем алучы Алинә Фәизова уен җиңүчесе булды. Аның укытучысы Татьяна Удиярова да рәхмәт сүзләренә лаек.
-
Хезмәт иминлеге буенча
Аксубайда җитәкчеләрнең һәм хезмәт иминлеге буенча җаваплы вәкилләрнең укулары оештырылды. Мәгариф бүлегендә аңлатып үтүләренчә, РФның Социаль үсеш министрлыгы һәм РФ Мәгариф министрлыгының "Белем бирү хезмәткәрләренең хезмәтне саклауда таләп ителгән белемнәрен тикшерү һәм хезмәт иминлегенә кагылышлы укулар үтү тәртибе турында"гы карарны үтәү йөзеннән 26 апрельдә Аксубайның 2нче мәктәбендә җитәкчеләрнең һәм хезмәт...
-
Сынаулар тапшыру чоры
Соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәшәкатьле чор башланды. 26нчы май көнне 9 сыйныфны тәмамлаган 4 укучы Алексеевск районына инглиз теленнән дәүләт имтиханы тапшырырга барды, 29 май көнне 11 сыйныфны тәмамлаучы 13 укучы Чистайга барып информатика һәм географиядән БДИ тапшырды. 30 май көнне 9 сыйныф укучылары район үзәгенең...
-
Үз проектыңны – кызыклы һәм аңлаешлы итеп
Аксубайның 3нче мәктәбендә "Фәнни ярышлар чемпионаты" турниры үтте. Әлеге чемпионатны "2015-2020 елларда Татарстан Республикасында сәләтләр белән идарә итү стратегиясе" дәүләт программасы кысаларында Сәләтләр Университеты тормышка ашыра. Чемпионатны оештыручы - Аксубайның "Сәләт" клубы. Бәйгенең шигаре - "Өйрән. Тикшер. Сөйлә". "Фәнни ярышлар чемпионаты"ның максаты - катнашучыларны үзләренең фәнни эзләнүләре турында зур аудитория...
-
Үз юлларын тапсыннар өчен
"Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру буенча координацион советның чираттагы утырышы узды. Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нәгезендә 2016 елның ноябреннән республиканың балалар һәм яшүсмерләр өчен 18 социаль приютында "Бергә булдырабыз" проекты эшли башлавы турында без инде язган идек. Проектның максаты - социаль приютларда яшәүче балаларга мөстәкыйль...
-
Акыллылар финалга үтте
"Умники и умницы" IV Республика уеннарының ярымфинал нәтиҗәләре билгеле булды. Аксубайдан ике укучы ярымфиналга үтте һәм "Умники и умницы" Казан мәктәбенә финал уенына чакырылды. Болар 3нче мәктәптән Алинә Фәизова, ул финалда агонист статусында катнашачак һәм Иске Мокшино мәктәбеннән Анна Яругина - теоретик статуста. Ярымфиналда республиканың муниципаль берәмлекләреннән барлыгы 75 унынчы...
-
“Үлем үзәнлеге“ндә булып кайттылар
"Сергей Яковлев исемендәге Ориент" отрядының Новгород өлкәсенең Мясной бор авылындагы экспедициясе 10 көнгә сузылды. Отряд әгъзалары 1942-1943 елларда Икенче удар армиясе һәлак булган сазлыкта, икенче төрле әйткәндә "Үлем үзәнлеге"ндә эшләделәр. - Үзәнлеккә кадәр чылбырлы тракторда кырык минут бардык, дөресен генә әйткәндә йөздек дисәк тә була, - дип бүлештеләр хис-кичерешләре белән...
-
Хәерле юл сезгә, чыгарылыш укучылары!
Кичә район мәктәпләрендә традицион "Соңгы кыңгырау" үтте. Быел 11 сыйныфны 148 укучы тәмамлый, ә 9 сыйныфны тәмамлаучылар саны ике тапкыр күбрәк - 356 укучы. Мәктәпләрдә мөхтәрәм кунаклардан, укытучылардан, ата-аналардан ихлас котлау сүзләре, чыгарылыш укучыларыннан рәхмәт сүзләре яңгырады. Район башлыгы Камил Гилманов укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшырып, күңелләренә якын һөнәрне сайлауларын теләде....
-
Балаларга сугыш турында укыдылар
Районның авыл китапханәләре Җиңү көне уңаеннан уздырылган "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Халыкара акциягә беренче тапкыр кушылдылар. Китапханәчеләр "Сугыш турындагы истәлекләр йөрәкләрдә һәм китапларда" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсен оештырдылар. Акция кысаларында китапханәләрдә китап укулар оештырылды, балаларга сугыш турында бәян иттеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның биографияләре белән таныштырдылар. "Минемчә, балалар күңелендә...
-
Ветераннар белән аралашу – бәяләп бетергесез
Ветераннар яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашалар. Ветераннар советы президиумы әгъзасы Евгений Копонев укучылар белән берничә очрашу оештырды. Иске Ибрай мәктәбендә очрашуда укучылар Евгений Петровичның Белоруссиягә, Филипп Мазилин күмелгән урынга сәяхәте турында сөйләгәнен игътибар белән тыңладылар. Ул герой туган Рус Кармәте авылыннан бер уч туфрак алып аның каберенә салу турында...