“Үлем үзәнлеге“ндә булып кайттылар
"Сергей Яковлев исемендәге Ориент" отрядының Новгород өлкәсенең Мясной бор авылындагы экспедициясе 10 көнгә сузылды. Отряд әгъзалары 1942-1943 елларда Икенче удар армиясе һәлак булган сазлыкта, икенче төрле әйткәндә "Үлем үзәнлеге"ндә эшләделәр. - Үзәнлеккә кадәр чылбырлы тракторда кырык минут бардык, дөресен генә әйткәндә йөздек дисәк тә була, - дип бүлештеләр хис-кичерешләре белән...
"Сергей Яковлев исемендәге Ориент" отрядының Новгород өлкәсенең Мясной бор авылындагы экспедициясе 10 көнгә сузылды.
Отряд әгъзалары 1942-1943 елларда Икенче удар армиясе һәлак булган сазлыкта, икенче төрле әйткәндә "Үлем үзәнлеге"ндә эшләделәр.
- Үзәнлеккә кадәр чылбырлы тракторда кырык минут бардык, дөресен генә әйткәндә йөздек дисәк тә була, - дип бүлештеләр хис-кичерешләре белән эзләнүчеләр. - Юлдан җәяү үтү мөмкин түгел, кайбер урыннарда суның биеклеге икешәр метрга җитә. Ә бит совет солдатлары шундый шартларда яшәү генә түгел, ә дошманга каршы көрәшкәннәр дә. Су баскан урманнан берничә йөз метр үткәннән соң гына аяк җиргә тиде һәм отряд казу эшләренә кереште. Сәгать ярым эшләгәннән соң 30 сантиметр тирәнлектә совет солдатларының беренче җәсәдләре табылды. Казып та бернидә тапмагач, ару хисен тоясың. Ләкин җәсәдләргә юлыккач, бирегә килүеңнең юкка түгеллеген аңлыйсың.
Беренче эш көнендә үк эзләнүчеләр өстәмә битләре белән медальон табалар. Ура! Тагын бер билгесез солдатның исеме билгеле булды. Өлкән иптәшләр җитәкчелегендә 9 эш көне дәвамында табылган тагын берничә совет солдатының җәсәде җир куенына керәчәк. Бу солдатлар хәбәрсез югалган булып санала, исемнәре ачыкланмаса да, ахыр чиктә алар кешечә җирләнәчәк.
Аксубайга кайту белән отряд әгъзалары Җиңү Парадында катнаштылар һәм һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев