Китаплар белән таныштырдылар
Аксубай китапханәләр системасының "Гаилә китапханәсе" бүлегендә "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә курчак миниспектакле күрсәттеләр. "Зирәк Карга нәсихәтләре" сериясе спектакльләренә "Капризка" (кире кызчык турында әкият), Ирина Токмакова әсәрләре буенча "Кичке әкият", Әфган халык әкиятләре буенча "Бүре-әләкче" әкиятләре керде. Спектакльләрне караганнан соң китапханәчеләр балалар белән бергә аларның эчтәлекләре, үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында...
Аксубай китапханәләр системасының "Гаилә китапханәсе" бүлегендә "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә курчак миниспектакле күрсәттеләр.
"Зирәк Карга нәсихәтләре" сериясе спектакльләренә "Капризка" (кире кызчык турында әкият), Ирина Токмакова әсәрләре буенча "Кичке әкият", Әфган халык әкиятләре буенча "Бүре-әләкче" әкиятләре керде. Спектакльләрне караганнан соң китапханәчеләр балалар белән бергә аларның эчтәлекләре, үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар һәм "Нәрсә - яхшы, ә нәрсә - начар" темасына викторина үткәрделәр. Шулай ук балаларны бүлектә тәкъдим ителгән хезмәтләр, балалар әдәбияты фонды, китап-уенчыклар белән таныштырдылар, әкият геройлары турында визуаль викторина үткәрделәр, китап укуның файдасы турында әңгәмә кордылар һәм китапханәләргә ешрак йөрергә чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев