Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Наркотикларсыз тормыш
25 июньдә "Без наркотикларсыз тормышны сайлыйбыз" наркотикларга каршы айлык төгәлләнә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм балаларда зарарлы гадәтләргә тискәре караш формалаштыру айлыкның максаты булды. Бу юнәлештә профилактика эше укучыларның барлык белем бирү баскычларында да яшькә бәйле үзенчәлекләрен исәпкә алып гамәлгә ашырылды. Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга аерым игътибар бирелде. Районның...
-
Аттестация
Бу көннәрдә белем бирү оешмалары, мәктәпкәчә белем бирү һәм өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары ел саен үтәргә тиешле гигиеник аттестация уздылар. Профессиональ гигиеник әзерлек билгеләнгән укыту программалары һәм методик материаллар буенча мәҗбүри гигиеник аттестация үтү һәм нәтиҗәләрне шәхси медицина кенәгәсенә кертүне үз эченә ала.
-
АТУТ студентлары дипломнар алдылар
Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлаучы 52 студент тантаналы төстә дипломнар алдылар. Болар автомеханика, коммерция һәм сәүдә буенча халык хуҗалыгы белгечләре, эретеп ябыштыру сәнәгате белгечләре һәм эретеп ябыштыручылар (бу төркемдә ике кыз да бар хәтта). Сигез студент укуда уңышларын дәлилләүче кызыл дипломнар алдылар. Алар арасында Президент стипендиясенә ия булган Гөлшат Сәгыйрова...
-
Чыгарылыш кичәсе
Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, соңгы нәтиҗәләрне генә көтәсе бар. Шуның белән бергә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар гомергә истә калачак һәм дулкынландыргыч бәйрәм - Чыгарылыш балына әзерләнәләр. Ул 30 июньгә планлаштырылган. Тантаналы өлеш гадәттәгечә, 17 сәгатьтә Үзәк мәйданда башлана. Быел мәктәпне 148 егет һәм кыз тәмамлый.
-
Дини оешмаларда булдылар
Рухи-әхлаки тәрбия һәм толерантлык хисен үстерү кысаларында Аксубай лицееның хезмәт лагерендә ял итүче балалар мәчеттә һәм православие чиркәвендә булдылар. Алар иеромонах Иоанн һәм Аксубай районының имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров белән очраштылар. Очрашу кызыклы һәм эчтәлекле булды. Балалар дини оешмаларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Дин корылмаларын кызыксынып карадылар. Әңгәмә дәвамында бирелгән сораулар...
-
Чыгарылыш кичәсе күпмегә төшә?
Имтиханнар тапшыру чоры артта калгач, иң дулкынландыргыч вакыйгаларның берсенә әзерләнү турында уйланырга да була. Өстәвенә бу вакыйгага әзерләнү мәшәкатенең яртысы ата-аналар җилкәсенә төшә, чөнки баланы олы тормышка озату арзан түгел! Чыгарылыш кичәсе өч чараны колачлый: рәсми өлеш - аттестатлар тапшыру һәм рәсми булмаган өлеш - банкет һәм "таңны каршылау". Кичәне...
-
Балалар бакчасына кем бара
1 июньнән мәктәпкәчә белем бирү оешмалары төркемнәрен 2017-2018 уку елына туплау башланды. Учреждениеләрне туплау "Электрон балалар бакчасы" мәгълүматлар системасы аша автомат рәвештә башкарыла. Беренче чиратта мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениләренә 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар урнаштырыла. Хәзерге вакытта инде 143 юллама бирелгән. Исегезгә төшерәбез, балалар бакчаларына гаризаларны Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре...
-
Математикадан нәтиҗәләр тотрыклы
База һәм профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. - БДИда катнашучыларның барысы да тиешле чикне үттеләр, - дип шәрехләде мәгариф бүлеге методисты Татьяна Борисова. - Аксубай районы буенча база дәрәҗәсендәге математикадан уртача балл - 16,28, уртача билге - 4,5 (2016 елда 4,27 булган). Математикадан база дәрәҗәсендәге БДИ тапшыручыларның...
-
Шәп ял
Мадагаскарлыларны непоседалар иптәшләрчә очрашуга чакырдылар. Мадагаскарлылар алар - Аксубай лицее каршындагы "Мадагаскар", ә непоседалар - Аксубайның 3 нче мәктәбе каршындагы лагерьдә ял итүчеләр. 3 нче мәктәпнең спорт мәйданында 150 укучы очрашты. Физкультура укытучысы Геннадий Леонтьев кызыклы спорт ярышлары оештырды. Көн вакыйгаларга бай булды. Озак көткән кояш та җылы нурларын сипте....
-
Нәтиҗәләрне дәүләт хезмәтләре аша
Аксубайның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИның якынча нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре сайтында карый алалар. Әлеге хезмәттән Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган хисап язмасы булган кулланучылар гына файдалана ала. Моның өчен Бердәм дәүләт хезмәтләре порталына кереп электрон гариза юлларга кирәк. Анда исем-фамилия, әтиегезнең исемен, паспорт (сериясе кирәк түгел) һәм төбәк мәгълүматларын, яисә...
-
Иң активлар
Гомуми белем бирү учреждениеләренең төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашу нәтиҗәләре билгеле булды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге хәбәр иткәнчә, рейтинг мәктәпләрнең үткән елда муниципаль, төбәк һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә катнашулары һәм уңышларына нигезләнеп төзелгән. Шулай итеп, урта мәктәпләр арасында Иске Ильдеряк урта мәктәбе беренче урынга, Аксубай лицее һәм Аксубайның 3 нче мәктәбе...
-
Иганәчеләр ярдәме белән
Меценатлар "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе рәсми төстә игълан ителгәнчегә кадәр үк хәйрия ярдәме күрсәтә башладылар. Иске Ибрай мәктәбенең спорт мәйданчыгын тотып алуга күп средство таләп ителде. Мәктәпнең чыгарылыш укучысы, хәзерге вакытта "Аксу Агро" сөт комплексы мөдире Равил Мусин инициативасы буенча койма төзелеше башланды. Ул һәм агрофирманың генераль директоры Солтан...
-
Барысы да диярлек “яхшы“ билгесенә
9 сыйныф укучылары тапшырган беренче имтиханның нәтиҗәләре билгеле булды. Инглиз теленнән сынауны алар 26 май көнне Алексеевскта тапшырдылар. Әлеге имтиханны Аксубай лицее, 3 нче мәктәп һәм Иске Мокшино мәктәбе укучылары сайлады. Нәтиҗәләре дә әйбәт - уртача билге 4,75. Афәрин, укучылар, чираттагы имтихан нәтиҗәләрен көтәбез. Фото: u2.s.progorodnn.ru
-
Киләчәкне бүген төзибез
Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе (ТР АЯБ) төбәктә авыл яшьләрен үстерүдә яңа битне ачты. Майның 26сыннан 28енә кадәр Чистай районының "Раздолье" лагерендә "Киләчәкне бүген төзибез" исеме астында яшь аграрчыларның яшьләр форумы үтте. Аны Чистай, Алексеевск һәм Аксубай районнары оештырды. Оештыручы районнардан тыш чарага Спас, Яңа Чишмә, Лениногорск, Лаеш һәм башка...
-
Кыр сынаулары артта калды
Аксубайның яшь армиячеләре өчен оештырылган кыр җыеннары тәмамланды. Быел традицион өйрәнү-кыр җыеннарында 10нчы сыйныфны тәмамлаган 51 үсмер һәм 14 ТИН укытучысы катнашты. Җыеннар ТИН фәнен үзләштерүнең тәмамлану этабы булып тора һәм өйрәнү, гамәли өлешне үз эченә ала. Яшь курсантлар хәрби эш асылларын үзләштерделәр. Бу сафка тезелү, пневматик винтовкадан ату, автомат...