Үз юлларын тапсыннар өчен
"Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру буенча координацион советның чираттагы утырышы узды. Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нәгезендә 2016 елның ноябреннән республиканың балалар һәм яшүсмерләр өчен 18 социаль приютында "Бергә булдырабыз" проекты эшли башлавы турында без инде язган идек. Проектның максаты - социаль приютларда яшәүче балаларга мөстәкыйль...
"Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру буенча координацион советның чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы нәгезендә 2016 елның ноябреннән республиканың балалар һәм яшүсмерләр өчен 18 социаль приютында "Бергә булдырабыз" проекты эшли башлавы турында без инде язган идек. Проектның максаты - социаль приютларда яшәүче балаларга мөстәкыйль тормыш һәм үз билгеләнеше өчен кирәк булган көнкүреш, хезмәт һәм физик тәрбия бирү, белем һәм күнекмәләр алуда ярдәм иткән уңай шартлар тудыру.
Район башлыгы җитәкчелегендә һәм бөтен ведомстволар җитәкчеләре катнашында үткән әлеге проектны тормышка ашыру буенча киңәйтелгән утырышта, "Хыял" приюты җитәкчесе Гөлнар Шарашева үзе идарә иткән учреждениедә күзәтелгән уңай үзгәрешләр турында бәян итте. "Бергә булдырабыз" проекты кысаларында "Хыял" приюты базасында 5 юнәлешне кертү планлаштырыла: малайларны агач эше осталыгы нигезләренә өйрәтү максатында столяр остаханәсе булдыру, балаларның иҗади осталыкларын үстерү өчен "Сэлфи" фототүгәрәген ачу, балаларны компьютер һәм Интернет чыганаклардан кулланырга өйрәтү өчен компьютер белемнәре түгәрәген оештыру, балаларның әти-әниләре белән очрашуларын оештыру өчен "Кунак бүлмәсе" булдыру. Шулай ук урамдагы спорт мәйданчыгын заманча спорт инвентарьләре белән тулыландыру да каралган.
- "Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыруның төп бурычларының берсе - хәйрия средстволарын җәлеп итү, - дип белдерде Камил Гилманов. - Ата-ана назын тоеп үсмәгән балаларга хәйрия ярдәме күрсәтүдән беркем дә читтә калмас дип уйлыйм. Җитәкчелек тарафыннан да ярдәм һәм туплау күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев