Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тукай безнең йөрәкләрдә
Аксубайның 3 нче мәктәбендә шулай дип аталган әдәби кичә узды. Укучыларга "Тукай эзләре буйлап" мультимедияле презентация тәкъдим ителде, алар бергәләп шагыйрь иҗат иткән шигырьгә язылган "И туган тел" җырын башкардылар. Төрле илләрдә Тукайга багышланган истәлекле урыннар турында белделәр, рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр. Кичәдә...
-
Инша язган өчен – планшет
Россия парламентаризмы көнендә Татарстанның Дәүләт Советында "Стратегия-2030: республика киләчәгенә минем керткән өлешем" Парламент дәресе - 2017 кысаларында үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде. Тантананы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Җиңүчеләрне икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Дәүләт Советы депутатлары котладылар. Җиңүчеләр арасында Аксубай лицеенда...
-
Россия патриотлары арасында
Казан Кремленең "Манеж" күргәзмәләр залында "Без Россия патриотлары" республика иншалар бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы төстә котладылар. "Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 11 сыйныф укучысы Данила Егоров эше иң яхшыларның берсе итеп табылды. Бәйге ТР Иҗтимаги палатасы, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика профсоюзлар комитеты, Россия авиация сәнәгате...
-
Патриотик квест
"Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге" акциясе кысаларында Аксубай китапханәсе хезмәткәрләре Балалар паркында Җиңү көне уңаеннан "Без - Россиянең булачак сакчылары" дип исемләнгән квест үткәрделәр. Квестны оештыруда районның ветераннар советы ярдәм күрсәтте. Башваткыч-патриотик уенда Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары катнашты. Парк буенча билгеләнгән тукталышларда балалар сугыш һәйкәлләре урнаштырылган шәһәр исемнәрен атадылар, пазллар...
-
Ата-аналар комитеты тантанада катнашырга әзер
Ата-аналар комитетлары бәйгесе призерлары "Үлемсез полк" тантаналы йөрештә катнашачак. Казанда "Тату сыйныф серләре" I республика ата-аналар комитетлары бәйгесенә йомгак ясалды. ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы, "Гаиләләргә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен саклауда ата-аналар милли ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимаги оешмасы бәйге оештыручылары булдылар. Яңа бәйгедә Татарстанның бөтен районнарыннан диярлек 50 команда көч...
-
“Бергә булдырабыз“ проекты
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга, бигрәк тә аларның приютта яшәве өчен уңайлы шартлар тудыруга дәүләт тарафыннан аерым игътибар биреләчәк. Шуңа бәйле Депутатлар корпусы һәм ТР Дәүләт Советы инициативасы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән республиканың балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында 2016 елның ноябреннән "Бергә булдырабыз"...
-
Тату сыйныф серләре
Иң бердәм ата-аналар комитеты - Иске Ибрай мәктәбендә. ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән "Тату сыйныф серләре" ата-аналар комитеты республика бәйгесенең муниципаль этабында нәкъ менә алар җиңү яулады. Бәйгедә барлык төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән ата-аналар комитетлары катнашты. Җирле этапка өч комитет узды. Бәйге өч этаптан торды:...
-
Яшь машина йөртүче
Шундый исем белән аталган республика бәйгесендә яшь армияче һәм билбау көрәше буенча дөнья чемпионкасы Ильвира Сәлахова өченче урынны яулады. "Яшь машина йөртүче -2017" автомобиль спорты буенча ТР ДОСААФ РОГО ачык кубогы Яр Чаллы шәһәрендә үтте. Катнашучылар тизлек белән классик маневрлаштыру, пневматик винтовкадан ату һәм юлда йөрү кагыйдәләрен белүдә көч сынаштылар....
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы
Районның барлык белем бирү учреждениеләрендә "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН - игелекле эшләр эстафетасы" ирекле акция кысаларында чаралар үткәрелде. Атна ветераннар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашудан башланды. Хәйрия концертлары, чәй табыннары оештырылды. Атнаның беренче көне "Ветераннар янәшәдә яши" шигаре астында узды. Сишәмбе көнне укучылар истәлекле урыннарда булдылар, конференцияләр оештырдылар,...
-
Татар теле буенча тест тапшырдылар
Дүшәмбе көнне 354 тугызынчы сыйныф укучысы Бердәм республика тестын тапшырды. Мәгариф бүлеге хәбәр иткәнчә, тестлаштыру район үзәгенең 2 нче һәм 3 нче мәктәпләрендә үтте. Белем алучыларның бөтен категорияләре өчен дә тестлаштыру вакыты 2,5 сәгатьне тәшкил итте. Эшләр төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгендә тикшереләчәк һәм нәтиҗәләр май аенда билгеле булачак.
-
Илне рәсемгә төшерделәр
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Аксубай җирле бүлеге "Балалар илне ясыйлар" рәсемнәр бәйгесен игълан итте. Анда 14 кеше катнашты. Мәктәп кучыларының иң яхшы эшләре Партиянең җирле бүлеге секретаре Камил Гилмановтан грамоталар белән билгеләнеп үтелде. Фото: fom.ru
-
Экобелемлелек максатларында
Балалар паркы, Ленин мәйданы, Романов урамы узган җомга көнендә зур уен мәйданына әверелде. Аксубай балалар китапханәсе Экология елы уңаеннан хәзер модада булган квест форматында экологик уен-сәяхәт оештырды. Зур уенда 12 команда катнашты. Балаларга төрле биремнәрне үтәү өчен 10 тукталыш ясалды. Тукталышларда командалар китапханә хезмәткәрләре һәм волонтерлар башкаруында төрле персонажлар -...
-
Фән канатында
Аксубай укучылары "Фән канатында" IV Республика фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Конференция Туполев исемендәге Казан КАИ милли тикшеренү техник университетының "Восток" Чистай филиалы базасында үтте. Дмитрий Захаров "КОМПАС-3D программасы мохитендә 3D модельләштерү" темасы буенча чыгыш ясады (Аксубайның 3 нче мәктәбе, җитәкче Лилия Хуҗиәхмәтова). Дмитрий конференциядә өченче урынны яулады. Иске Мокшино мәктәбе укучысы...
-
Экосынау – сакчыл кара
15 апрель көнне #ЭКОсынау Федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә экологик диктантлар үтте. Бу көнне Аксубайның яшь гвардиячеләре "ЭКОсынау - сакчыл кара" экологик диктант үткәрделәр. Экология өлкәсендә белемнәрен Аксубайның 3 нче мәктәбе һәм лицей укучылары тикшереп карады. Экологик диктант катнашучыларына сертификатлар тапшырылды.
-
Яраклашуны билгеләү өчен
18 апрельдән Бөтенроссия тикшерү эшләре старт алды. БТЭне даими үткәрү балаларга имтиханнарга ияләшергә, алга таба дәүләт имтиханнарында стрессларын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, мондый тикшерү эшләре укучыларның реаль белем дәрәҗәсен билгеләргә, фәннең билгеле бер өлкәләрендә уңыш һәм уңышсызлыкларын күзәтергә булышачак. Дүртенче сыйныфларда БТЭ бөтен укучыларны колачлый. Сишәмбе көнне 277 дүртенче...