Сынаулар тапшыру чоры
Соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәшәкатьле чор башланды. 26нчы май көнне 9 сыйныфны тәмамлаган 4 укучы Алексеевск районына инглиз теленнән дәүләт имтиханы тапшырырга барды, 29 май көнне 11 сыйныфны тәмамлаучы 13 укучы Чистайга барып информатика һәм географиядән БДИ тапшырды. 30 май көнне 9 сыйныф укучылары район үзәгенең...
Соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәшәкатьле чор башланды.
26нчы май көнне 9 сыйныфны тәмамлаган 4 укучы Алексеевск районына инглиз теленнән дәүләт имтиханы тапшырырга барды, 29 май көнне 11 сыйныфны тәмамлаучы 13 укучы Чистайга барып информатика һәм географиядән БДИ тапшырды. 30 май көнне 9 сыйныф укучылары район үзәгенең 2 нче һәм 3 нче мәктәпләрендә рус теленнән беренче массакүләм имтихан тапшырдылар. 11 сыйныф укучыларының математикадан (база дәрәҗәсендә) беренче мәҗбүри сынавы - 31 майга, профильле имтихан 2 июньгә билгеләнгән. 5 июнь көнне - җәмгыять белеменнән, 7се - физика һәм әдәбияттан, 9ы - рус теленнән, 13е - биология һәм инглиз теленнән, 15е - инглиз теленнән, 19ы химия һәм тарихтан БДИлар үтәчәк. 1 июнь көнне 9 сыйныф укучылары биология, физика һәм тарих, 3е - информатика, 6сы - математика, 8е - химия, информатика, география, җәмгыять белеме, 14е - туган тел, 19ы - биология, 23е химия, география һәм җәмгыять белеме фәннәреннән төп дәүләт имтиханнарын тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев