Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәяләп бетергесез тәҗрибә

Аксубайның "Сәләт" клубы Казан IT-паркында үткән Халыкара семинарда катнашты. Семинарны "Дөнья сәләтләре: сәләтле балалар һәм яшьләргә үсеш һәм ярдәм практикасы" Казан ачык сәләтләр университеты һәм Татарстан Республикасының "Сәләт" яшьләр иҗтимаги фонды оештырды. "Сәләт-Аксубай" клубы рәисе Ләйлә Моратшина сөйләгәнчә, семинар эшендә Россия һәм чит илләрдән килгән экспертлар, республика министрлыклары һәм ведомстволары...

Аксубайның "Сәләт" клубы Казан IT-паркында үткән Халыкара семинарда катнашты.

Семинарны "Дөнья сәләтләре: сәләтле балалар һәм яшьләргә үсеш һәм ярдәм практикасы" Казан ачык сәләтләр университеты һәм Татарстан Республикасының "Сәләт" яшьләр иҗтимаги фонды оештырды. "Сәләт-Аксубай" клубы рәисе Ләйлә Моратшина сөйләгәнчә, семинар эшендә Россия һәм чит илләрдән килгән экспертлар, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, республика, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге олимпиадалар, бәйгеләр һәм конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары катнашкан.

- Проектлы семинар иң яхшы үсеш практикаларын туктаусыз эзләү, баету һәм тиражлауны тәэмин итү, уртак фәнни-методик һәм тикшеренү платформаларын булдырып, алар аша талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү максатында үткәрелде, - дип сөйли Ләйлә. - Сессия интерактив әңгәмә рәвешендә алып барылды, аның кысаларында модераторлар һәм экспертлар Татарстанда талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү чараларын тикшерделәр. Безнең һәм чит илләрдән килгән экспертлар презентацияләр белән чыгыш ясап, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Халыкара семинарда катнашу миңа бәяләп бетергесез тәҗрибә тәкъдим итте. Әңгәмәләрнең киң диапазонда алып барылуы - авыл мәктәпләреннән алып алдынгы лицейларга кадәр колачлавы миңа бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев