“Пирамида“ сәхнәсендә бүләкләделәр
Безнең укучылар һәм укытучылар олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар. Тантана Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында узды. Бу көнне бәйрәм гаеплеләрен котлаучылар арасында мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Дәүләт Советы комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, ТР Президенты...
Безнең укучылар һәм укытучылар олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Тантана Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында узды. Бу көнне бәйрәм гаеплеләрен котлаучылар арасында мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Дәүләт Советы комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казанның югары уку йортлары ректорлары бар иде. Бүләкләнүчеләр арасына безнең район мәктәбе укучылары да керде: "Олимпка юл!" химия фәне буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы җиңүчесе - Данил Буслаев (Иске Үзи мәктәбе - директор Любовь Гаврилова, укытучы Ирина Матвеева) һәм чуаш теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы җиңүчесе Павел Васиков (Савгач мәктәбе - директор Сергй Илюхин, укытучысы Галина Максимова).
Фото: edu.tatar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев