Ветераннар белән аралашу – бәяләп бетергесез
Ветераннар яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашалар. Ветераннар советы президиумы әгъзасы Евгений Копонев укучылар белән берничә очрашу оештырды. Иске Ибрай мәктәбендә очрашуда укучылар Евгений Петровичның Белоруссиягә, Филипп Мазилин күмелгән урынга сәяхәте турында сөйләгәнен игътибар белән тыңладылар. Ул герой туган Рус Кармәте авылыннан бер уч туфрак алып аның каберенә салу турында...
Ветераннар яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашалар.
Ветераннар советы президиумы әгъзасы Евгений Копонев укучылар белән берничә очрашу оештырды. Иске Ибрай мәктәбендә очрашуда укучылар Евгений Петровичның Белоруссиягә, Филипп Мазилин күмелгән урынга сәяхәте турында сөйләгәнен игътибар белән тыңладылар. Ул герой туган Рус Кармәте авылыннан бер уч туфрак алып аның каберенә салу турында җентекләп сөйләде. Бу вакыйга хакында төшерелгән фильмны да балалар кызыксынып карадылар. Очрашуда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ солдатларның мәңгегә йөрәкләрдә сакланырлык батырлыклары турында сүз барды.
Кәкре Күл авылында Евгений Копонев белән очрашуга хәтта авыл кешеләре дә килде. Монда укучылар Филипп Мазилинга багышлап чыгышлар да әзерләгәннәр. Үзенчәлекле "тарих дәресе" яхшы мохиттә үтте, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллар хәтердә яңартылды.
Иске Мокшино мәктәбендә брифингка җирле ветераннар советы рәисе Леонид Лимонов һәм ТРның атказанган энергетигы Анатолий Копонев та кушылды. Алар балаларга күчтәнәч итеп тәм-томнар да алып килгәннәр.
Иске Үзи мәктәбендә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү темасына әңгәмә узды. Бу уңайдан мәктәптә музей оештырылган.
- Монда революциягә кадәрге авыл тормышы, колхоз оешу турындагы документлар бар, - дип сөйли Евгений Петрович. - Бөек Ватан сугышына багышланган өлеше дә бик бай. Сугышта катнашкан һәр фронтовик турында тулы мәгълүмат тупланган.
Иске Үзи мәктәбе укучылары эзләнү эшләреннән күп экспонатлар алып кайттылар. Тарихчы Борис Захаров ярдәмендә музей яңа предметлар белән тулылана. Мәгълүматлар туплауда укучыларның да катнашуы - аларны патриотизм рухында тәрбияләүнең иң яхшы мисалы.
Иске Ибрай мәктәбендә дә сүз тәрбия турында барды. Монда әңгәмәгә запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм җирле ветераннар советы рәисе Рәхимҗан Ярмөхәммәтов та кушылды. Генерал балаларны яхшы укырга, хезмәт итәргә, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә өндәде.
Һәр очрашу Евгений Петровичның аерылгысыз дусты - гармун моңнары астында сугыш чоры җырларын башкару белән тәмамланды.
- Әлбәттә инде, патриотик тәрбия бирүдә ярдәм итү очрашуларның төп максаты иде, - дип белдерде Евгений Копонев. - Без балаларның исән-сау, хезмәт сөючән булып үсүләрен, үз Ватаннарының лаеклы гражданнары булуларын телибез.
- Укучылар әңгәмәләрдә теләп катнаштылар, бу аларның йөзләреннән күренә иде, - диде Иске Мокшино мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Бикулова. - Бу очрашуларда алган мәгълүматларны балалар күңелләренә сеңдереп, йөрәкләрендә сакларлар. Балалар белән очрашуларга килергә әзер булган хезмәт ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Мондый ирекле мохиттә аралашуның һәр мизгеле безнең өчен кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев