Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үз проектыңны – кызыклы һәм аңлаешлы итеп

Аксубайның 3нче мәктәбендә "Фәнни ярышлар чемпионаты" турниры үтте. Әлеге чемпионатны "2015-2020 елларда Татарстан Республикасында сәләтләр белән идарә итү стратегиясе" дәүләт программасы кысаларында Сәләтләр Университеты тормышка ашыра. Чемпионатны оештыручы - Аксубайның "Сәләт" клубы. Бәйгенең шигаре - "Өйрән. Тикшер. Сөйлә". "Фәнни ярышлар чемпионаты"ның максаты - катнашучыларны үзләренең фәнни эзләнүләре турында зур аудитория...

Аксубайның 3нче мәктәбендә "Фәнни ярышлар чемпионаты" турниры үтте.

Әлеге чемпионатны "2015-2020 елларда Татарстан Республикасында сәләтләр белән идарә итү стратегиясе" дәүләт программасы кысаларында Сәләтләр Университеты тормышка ашыра. Чемпионатны оештыручы - Аксубайның "Сәләт" клубы. Бәйгенең шигаре - "Өйрән. Тикшер. Сөйлә". "Фәнни ярышлар чемпионаты"ның максаты - катнашучыларны үзләренең фәнни эзләнүләре турында зур аудитория алдында кызыклы һәм аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү.

"Фәнни ярышлар чемпионаты" координаторы Таһир Нәсыйбуллин баштан укучылар белән мастер-класслар үткәрде, анда проект әзерләү һәм аудитория алдында чыгыш ясау серләре белән бүлеште.

- Сөйләмне күзәтеп барырга, аннан алда аны җентекләп әзерләргә кирәк, чыгыш ясау урынын өйрәнү дә шулай ук мөһим, тышкы кыяфәткә дә игътибар бирергә - болар барысы да уңышлы чыгыш ясауда төп нигез булып тора, - дип белдерде координатор.

Аннары катнашучылар проектларына презентацияләр тәкъдим иттеләр. Беренче лигада 5-7 сыйныф укучылары катнашты, икенчесендә - 8-10 сыйныфлар.

Һәр лигада җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. 6 сыйныфта белем алучы Татьяна Николаева һәм 9 нчы сыйныф укучысы Дмитрий Закиров чыгышлары иң яхшылар дип табылды. Алар призерлар белән бергә июль аенда узачак "Сәләт- Биләр" Халыкара форумга барачак. Барлык катнашучылар Сәләтләр Университеты сайтында теркәлгән һәм барлык проектларда да катнаша алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев