Бай тарихлы мәктәп
Кәкре Күл авылы мәктәбенең укытучылар коллективы укучыларның сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерү өчен барысын да эшли. Бу белем бирү оешмасы - бай тарихлы. Ул 1862 елда төзелә һәм чиркәү приходы буларак эшли. 1934 елда 7 еллык мәктәпнең беренче чыгарылышы була. Шундый статуста мәктәп 1959 елга кадәр эшли. Шул елны мәктәп 8...
Кәкре Күл авылы мәктәбенең укытучылар коллективы укучыларның сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерү өчен барысын да эшли.
Бу белем бирү оешмасы - бай тарихлы. Ул 1862 елда төзелә һәм чиркәү приходы буларак эшли. 1934 елда 7 еллык мәктәпнең беренче чыгарылышы була. Шундый статуста мәктәп 1959 елга кадәр эшли. Шул елны мәктәп 8 еллык итеп үзгәртелә. 1967 елда беренче чыгарылыш укучылары урта мәктәпне тәмамлыйлар. 2015 елда мәктәпкә балалар бакчасын да куштылар. Шул ук елда белем бирү оешмасына Советлар Союзы Герое Григорий Романов исеме бирелде. Хәзерге вакытта мәктәптә 50 укучы белем ала һәм мәктәпкәчә белем бирү дәрәҗәсендә 20 бала тәрбияләнә.
2016 елның чыгарылыш укучылары үзләренең уңышлары белән шатландырдылар. Районда бердәнбер укучы Ольга Тимофеева рус теле буенча БДИда иң яхшы нәтиҗә күрсәтте - 100 балл җыйды (укытучысы - Татьяна Крайнова). ДЙА нәтиҗәләре буенча укучыларның барысы да аттестатлар алдылар. Рус теле һәм математикадан исәпләнгән югары һәм уртача баллар нәтиҗәләре буенча Кәкре Күл мәктәбе урта белем бирү оешмаларының гомуми рейтингында (80 һәм күбрәк) бишенче урында.
Ел саен мәктәп укучылары Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этапларында призерлар һәм җиңүчеләр булып башкалада районны тәкъдим итәләр. 2016 елның мартында Данила Егоров Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасы призеры булды. Аны Наталия Воронина әзерләде.
Кәкре Күл мәктәбе - укытучыларның күбесе яшь булган белем бирү оешмаларының берсе. Монда укытучыларның 53 проценты - 35 яшькә кадәрле яшьтә.
Укытучылар һөнәри осталык бәйгеләрендә актив катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар. Татьяна Чубурова үткән елда "Ел укытучысы" бәйгесендә район этабында җиңүче булды. Бу елны "Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясендә Наталия Воронинага уңыш елмайды. Мәктәпнең материал-техник тулыланышын арттыру өчен директор Наталия Воронина белән берлектә укытучылар коллективы грант һәм башка бәйгеләрдә катнашалар. Үзләре белем алган чыгарылыш укучылары да мәктәпкә ярдәм итәләр. 1993 елда мәктәпне тәмамлаган Андрей Васильев белем бирү учагына мотоблок һәм аңа кирәкле җиһазларны бүләк итте. Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Җылыту системасы алмаштыруны таләп итә, балалар бакчасында җиһаз искергән.
Шулай да иң мөһиме: шундый шартларда да мәктәп эшләвен дәвам итә һәм югары нәтиҗәләргә ирешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев