Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Хәерле юл сезгә, чыгарылыш укучылары!

Кичә район мәктәпләрендә традицион "Соңгы кыңгырау" үтте. Быел 11 сыйныфны 148 укучы тәмамлый, ә 9 сыйныфны тәмамлаучылар саны ике тапкыр күбрәк - 356 укучы. Мәктәпләрдә мөхтәрәм кунаклардан, укытучылардан, ата-аналардан ихлас котлау сүзләре, чыгарылыш укучыларыннан рәхмәт сүзләре яңгырады. Район башлыгы Камил Гилманов укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшырып, күңелләренә якын һөнәрне сайлауларын теләде....

Кичә район мәктәпләрендә традицион "Соңгы кыңгырау" үтте.

Быел 11 сыйныфны 148 укучы тәмамлый, ә 9 сыйныфны тәмамлаучылар саны ике тапкыр күбрәк - 356 укучы.

Мәктәпләрдә мөхтәрәм кунаклардан, укытучылардан, ата-аналардан ихлас котлау сүзләре, чыгарылыш укучыларыннан рәхмәт сүзләре яңгырады.

Район башлыгы Камил Гилманов укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшырып, күңелләренә якын һөнәрне сайлауларын теләде.

- Укучыларның үзләре сайлаган уку йортларына кереп, белем алып, киләчәктә район иминлеге өчен хезмәт куюларын телим, - диде Камил Камал улы. - Ак юл сезгә!

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өлкән белгече Светлана Бегунова аксубайлыларны министр Энгель Фәттахов исеменнән тәбрик итте.

- Кадерле чыгарылыш укучылары, сезне алда катлаулы - бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру чоры көтә, - дип билгеләп үтте Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле. - Ләкин без сезнең аларны уңышлы тапшырып, алга таба да лаеклы белем алуыгызга ышанабыз. Белем бирү тармагын үстерү өчен безнең Хөкүмәт зур эшләр башкара - мәктәпләр ремонтлана, аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итә, шулай да кеше капиталы барыннан да мөһимрәк булып кала. Педагогларның ничек хезмәт куюлары үтә дә мөһим. Күп нәрсә мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгыннан һәм укучыларның тырышлыгыннан тора. Ак юл сезгә, укучылар! Сынауларда уңышлар елмайсын.

Аксубай лицеенда 47 унберенче сыйныф һәм 74 тугызынчы сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Бу укучылар саны күп булган иң зур мәктәп. Биредә бәйрәм линейкасы аерым тантаналы төстә үтте. Хөкүмәт вәкилләреннән тыш, тантанада дин әһелләре - Аксубай чиркәве протоиерее Александр Качаев һәм имам мөхтәсибнең урынбасары Фәнис Низамов катнаштылар. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Надежда Крайнованың хәер-фатихалы сүзләре күзләрне яшьләндерде.

Чыгарылыш укучылары үтә дулкынландыргыч бию әзерләгәннәр. Чыгарылыш укучысы Ксения Павлова һәм беренче сыйныфны тәмамлаучы Артем Оверин чыңлаткан соңгы кыңгырау тавышы, әлбәттә инде, беркемне дә битараф калдырмады.

Иске Тимошкино мәктәбендә менә берничә ел инде Соңгы кыңгырау авыл мәдәният йорты сәхнәсендә үтә. Бу юлы да шулай булды. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы 16 укучы педагоглары белән берлектә театральләштерелгән тамаша күрсәтттеләр, аның барышында мәктәп еллары турында фильм "төшерелде". Алар һәр мөгаллимгә, һәр техник хезмәткәргә рәхмәт сүзләре әйтеп, иҗади номер әзерләгәннәр. Сәхнәдән күпме җыр, шигырь яңгырады, күпме ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде. Авыл мәктәбе бәйрәме чын күңелдән һәм ихлас килеп чыкты.

Мәктәпләрдә районның җәмәгать тормышында актив катнашкан укучыларны һәм фидакарь хезмәт куйган укытучыларны бүләкләделәр. Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Анна Крайнова, Сергей Овчинников, Аида Глезденева, Гүзәл Җәмил кызы Аюпова, Иске Тимошкино мәктәбеннән Марина Владимировна Сафронова, Людмила Аркадьевна Тихонова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Мәктәп бусагасыннан кичәге бәхетле укучылар һәм аларның әти-әниләре атлап чыкты. Төрле торак пунктларда якты күк йөзенә (бәхеткә көн матур булды) теләкләр язылган дистәләгән шар күтәрелде. Район үзәге укучыларын да, авыл мәктәпләрен тәмамлаучыларны да бер генә теләк - БДИны уңышлы тапшыру берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев