Юл, иминлек, инспектор рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әҗәтлелер руль артына утырмаячак
Гыйнвар аенда "Башкару производствосы турында"гы Федераль канунга үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль закон көченә керде. Әгәр дә башкару документы буенча әҗәт суммасы 10 мең сумнан арта икән, бурычлы кешенең транспорт чарасына идарә итү хокукы чикләнергә мөмкин. Бурычлының транспорт чарасына идарә итү хокукы чикләнү турындагы мәгълүмат ЮХИДИның мәгълүматлар базасына кертелә. Бурычлы әлеге...
-
Районның иң куркыныч юллары
2017 елның 6 аенда Аксубай районы территориясендә 13 кешенең төрле имгәнүләр алуына һәм бер кешенең үлеменә китергән 11 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Узган елның шул чорында 6 юл фаҗигасендә бер кеше һәлак булган, 8 кеше зыян күргән. Юл-транспорт вакыйгаларының 6сы исерек машина йөртүчеләр аркасында килеп чыккан. - Юл һәлакәтләренең күпчелеге...
-
Белдерү кәгазен электрон почтага җибәрәләр
Фото һәм видеотеркәү системалары аша теркәлгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлар буенча административ җаваплылыкка тарту турындагы күрсәтмә күчермәләре мәгълүматларын электрон почта аша алу иң оператив алым булып санала. Күрсәтмәләрнең күчермәләрен алуга бәйле әлеге алым транспорт чаралары хуҗаларына күрсәтмә чыгарылган көнне түләнмәгән штрафлар турында хәбардар булу мөмкинлеге бирә. Әлеге...
-
Юл статистикасы
2016 елның 6 аенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2247 очрагын ачыклаганнар. Юл билгеләре таләпләрен бозган өчен 767 шоферга административ беркетмә төзелгән. 132 машина йөртүче иминлек каешын эләктермәгән өчен җаваплылыкка тартылган. Иминият полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш руль артына утырган - 210,...
-
Пассажир-балалар булганда
12 июльдән пассажир-балаларны утыртып йөртү кагыйдәләренә кагылышлы канундагы үзгәрешләр үз көченә керде. Канундагы яңалыклар хакында район прокуроры Ленар Яфизов аңлатма бирде: - Атап әйткәндә, Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктында түбәндәгеләр бәян ителгән: "7 яшьтән кечерәк балаларны конструкцияләрендә иминлек каешлары яки иминлек каешлары һәм ISOFIX балаларны саклау системасы булган җиңел автомобильдә...
-
Юл һәлакәтендә үсмер зыян күргән
Җәйге каникулларда үсмер катнашында тагын бер юл фаҗигасе килеп чыкты. 14 июль көнне 21:45 сәгатьтә Аксубай - Федоровка юлының 21нче километрында «Hyundai Solaris» автомашинасы руле артына утырган 25 яшьлек шофер велосипедта баручы үсмерне таптата. Зыян күргән 14 яшьлек үсмер яктыртылмаган юлдан велосипедта хәрәкәт иткән, өстәвенә киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар...
-
“Тоннель“ операциясе
22 июльдә, иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр, Аксубайның Октябрь һәм Сөлчә урамнарында "Тоннель" операциясе үткәрелә - полиция хезмәткәрләре, район юлларындагы хәлне һәм юл вакыйгаларын тотрыкландыру максатларында, барлык машиналарны тикшерәчәк, алкоголь кулланган хәлдә транспорт чарасына идарә иткән затлар катнашында юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау дәрәҗәсен күтәрәчәк. Аксубай ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән...
-
Мопед – куркыныч уенчык
Җәйге вакытта скутерлар белән идарә иткән балалар проблемасы актуальләшә. Кызганыч, ата-аналар балаларына куркыныч уенчыклар - мопедлар, скутерлар, квадроцикллар алып бирәләр, мотоцикллар турында сүз дә юк. Кич белән шул уенчыкларга утырган балаларны паркларда һәм үзәк урамнарында, юлларда очратып була. Өстәвенә балаларның ул уенчыкларны йөртүгә хокуклары гына түгел, иминлек чарасы булган мотошлемнары...
-
Мәхрүм иттеләр икән – таныклыгыңны тапшыр
Транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр җәза бирү турындагы карар үз көченә кергәннән соң өч эш көн агымында документларны Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлегенә тапшырырга тиешләр. Ә машина йөртү таныклыгын югалткан очракта - шул ук срокта бу хакта югарыда телгә алынган органга хәбәр итәргә. Машина йөртү таныклыгын...
-
Штраф түлә дә, чит илгә оч
Чит илдә ял итәргә яратучыларга Россия Федерациясе чикләренә чыгуны тыймасыннар өчен ЮХИДИ штрафларын түләү турында алдан ук кайгыртырга кирәк. Биш айда полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен бирелгән штрафларны тиешле срокта түләмәгән машина йөртүчеләргә карата 66 беркетмә төзегәннәр. КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлешенә нигезләнеп, штрафны тиешле срокта түләмәгән өчен...
-
Юл статистикасы
ЮХИДИ хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә май аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозган 445 кешене ачыклаган. Кагыйдә бозучылар арасында иминлек каешын кулланмаган - 26, үзләре белән документлары булмаган - 22, ОСАГО полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш идарә иткән - 66, автомобильләре тиешле тәртиптә теркәлмәгән - 26, техник җитешсезлекләре булган...
-
Аварияле май: велосипедчы, сабый, һәлак булучы
Май аенда исерек машина йөртүчеләр катнашында 4 юл һәлакәте булды. Аларның берсендә һәлак булучы да бар. Бер юл һәлакәтендә - велосипедчы, икенчесендә 4 яшьлек бала зыян күргән. 22 май көнне якынча 10 сәгать 30 минутта Толстой урамында "ВАЗ" автомобиле йөртүчесе Чистайга таба хәрәкәт иткәндә юл кагый- дәсен боза, иминлекне тәэмин...
-
Имин җәй өчен
Юл хәрәкәте иминлеге фонды имин җәй кысаларында Аксубай балалары өчен төрле чаралар оештырды. Районның төп сәхнәсендә гыйбрәтле спектакль күрсәттеләр - әкият геройлары башлангыч сыйныф укучыларына һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балаларга юлда имин йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр. Юл кагыйдәләрен үтәмәүнең күңелсез тәмамланырга мөмкин булуы хакында да бәян иттеләр. Балаларга сораулар...
-
Бер атнада – 6 исерек машина йөртүче
Июньнең беренче атнасында Аксубай районында исерек хәлдә булган 6 шофер тоткарланган. Аларның берсе, исерек килеш чит кеше машинасы руле артына утырып кына калмаган, шуңа өстәп аның таныклыгы да булмаган (алай гына да түгел, ул машина йөртү хокукына беркайчан да ия булмаган). "Машина йөртүче" 11 тәүлеккә кулга алынган, ә машина хуҗасына...
-
Руль артында – телефонсыз
Руль артында телефоннан сөйләшеп барган Аксубай шоферлары акчалата җәзага тартылырга мөмкин. Эш шунда, "Халык инспекторы" дәүләт мәгълүматлар системасында яңа - "Юлдан хәрәкәт иткәндә телефон куллану" категориясе пәйда булды. Хәзер исә юлларда тәртип саклаучылар административ җаваплылыкка тарту өчен юлда барганда телефоннан сөйләшергә һәвәс машина йөртүчеләр турында әлеге системага мөрәҗәгать юллый алалар,...