Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Руль артында – телефонсыз

Руль артында телефоннан сөйләшеп барган Аксубай шоферлары акчалата җәзага тартылырга мөмкин. Эш шунда, "Халык инспекторы" дәүләт мәгълүматлар системасында яңа - "Юлдан хәрәкәт иткәндә телефон куллану" категориясе пәйда булды. Хәзер исә юлларда тәртип саклаучылар административ җаваплылыкка тарту өчен юлда барганда телефоннан сөйләшергә һәвәс машина йөртүчеләр турында әлеге системага мөрәҗәгать юллый алалар,...

Руль артында телефоннан сөйләшеп барган Аксубай шоферлары акчалата җәзага тартылырга мөмкин.

Эш шунда, "Халык инспекторы" дәүләт мәгълүматлар системасында яңа - "Юлдан хәрәкәт иткәндә телефон куллану" категориясе пәйда булды. Хәзер исә юлларда тәртип саклаучылар административ җаваплылыкка тарту өчен юлда барганда телефоннан сөйләшергә һәвәс машина йөртүчеләр турында әлеге системага мөрәҗәгать юллый алалар, дип хәбәр ителә Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының рәсми сайтында.

Кагыйдәләргә нигезләнеп, "Халык инспекторы"на җибәрелгән видеода машинаның дәүләт номеры, кагыйдә бозган вакытта автомобильнең хәрәкәттә булуы, кагыйдә бозу факты: кагыйдә бозучының кулларны рульдән ычкындырмыйча гына махсус техник җайланма кулланмыйча телефоннан сөйләшеп баруы тасвирланган булырга тиеш. Әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф күләме - 1,5 мең сум.

Исегезгә төшерәбез, "Халык инспекторы" дәүләт мәгълүматлар системасы 2014 елның ноябрь аенда эшли башлады. Аның төп максаты - гражданнардан юл хәрәкәте яки территорияне төзекләндерү өлкәсенә кагылышлы административ закон бозу очракларын, шулай ук юл-транспорт вакыйгалары фактларын мобильле җайланмалар аша кабул итү һәм әлеге мәгълүматларны административ хокук бозулар буенча ачылган производстволарны башкарганда куллану.

Фото: ckp.in.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев