Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Имин җәй өчен

Юл хәрәкәте иминлеге фонды имин җәй кысаларында Аксубай балалары өчен төрле чаралар оештырды. Районның төп сәхнәсендә гыйбрәтле спектакль күрсәттеләр - әкият геройлары башлангыч сыйныф укучыларына һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балаларга юлда имин йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр. Юл кагыйдәләрен үтәмәүнең күңелсез тәмамланырга мөмкин булуы хакында да бәян иттеләр. Балаларга сораулар...

Юл хәрәкәте иминлеге фонды имин җәй кысаларында Аксубай балалары өчен төрле чаралар оештырды.

Районның төп сәхнәсендә гыйбрәтле спектакль күрсәттеләр - әкият геройлары башлангыч сыйныф укучыларына һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балаларга юлда имин йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр. Юл кагыйдәләрен үтәмәүнең күңелсез тәмамланырга мөмкин булуы хакында да бәян иттеләр. Балаларга сораулар бирделәр һәм алар белән бергә юл хәрәкәте вакыйгаларыннан чыгу юлларын эзләделәр. Практик өлешне юлда ук ныгыттылар. Юл-транспорт вакыйгаларында имгәнүләрне профилактикалауга юнәлдерелгән "Игътибар, балалар!" киң күләмле республика кампаниясе кысаларында җәяүлеләрне бәрдерүне кисәтү буенча "Туктап тор! Ашыкма!" акциясе үктәрделәр.

- Җәйге каникуллар - иң озыны. Әти- әниләр һәрвакытта да балалар янәшәсендә була алмый. Һәм безнең беренчел бурыч - юлда балаларның иминлеген тәэмин итү, - дип белдерде Нурлат районы Юл иминлеге хәрәкәте фонды җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова.

Пропаганда буенча инспектор Илшат Сибгатуллин белән берлектә алар Аксубайның 3 нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына юлда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында исләренә төшерделәр. Юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы белемнәрне яхшырак хәтердә калдыру өчен укучылар белән бергә урамны җәяүлеләр юлы аша чыгып, машина йөртүчеләргә балалар юл хәрәкәтенең иң мөһим катнашучылары булулары, мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, йорт яны территорияләре, балалар уен мәйданчыклары яныннан, җәяүлеләр юлыннан узганда аеруча да игътибарлы булырга кирәклеге турында тагын бер кат искәрттеләр. Балаларга ут кайтаргыч беләзекләр һәм җәйне имин уздыру кагыйдәләре язылган белешмәләр тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев