Юл статистикасы
ЮХИДИ хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә май аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозган 445 кешене ачыклаган. Кагыйдә бозучылар арасында иминлек каешын кулланмаган - 26, үзләре белән документлары булмаган - 22, ОСАГО полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш идарә иткән - 66, автомобильләре тиешле тәртиптә теркәлмәгән - 26, техник җитешсезлекләре булган...
ЮХИДИ хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә май аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозган 445 кешене ачыклаган.
Кагыйдә бозучылар арасында иминлек каешын кулланмаган - 26, үзләре белән документлары булмаган - 22, ОСАГО полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш идарә иткән - 66, автомобильләре тиешле тәртиптә теркәлмәгән - 26, техник җитешсезлекләре булган машина белән идарә иткән - 63, юл билгеләренә битараф булган - 55, машинаны туктату кагыйдәләрен бозган яки транспорт чарасын инвалидларга билгеләнгән урында туктатып калдырган - 24, машиналарын җәяүлеләр юлында яки тротуарда калдырган 18 шоферга җәза бирелгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 16 җәяүлегә, штраф түләмәгән 8 һәм исерек хәлдә машина руле артына утырган 9 машина йөртүчегә административ беркетмәләр төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев