Юл, иминлек, инспектор рубрикасы буенча яңалыклар
-
Юл вакыйгалары, җиде кеше һәлак булган
2017 елда район территориясендә 273 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Шул исәптән 31 юл фаҗигасендә 7 кеше һәлак булган, 33 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2016 ел белән чагыштырганда юл фаҗигаләре исәбе - 11гә, һәлак булучылар саны - 3кә, зыян күрүчеләр саны 10га арткан. 2017 елда балалар катнашында 6 һәлакәт...
-
6 мең кагыйдә бозу очрагы ачыкланган
Аксубайның дәүләт автомобиль инспекторлары елга йомгак ясадылар. 2017 елда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә 6000 кагыйдә бозу очрагын ачыклаганнар. - Бу кагыйдә бозуларның һәркайсы җитди булып санала, чөнки алар фаҗигага китерергә мөмкин, - дип саный Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Безнең хезмәткәрләр һәр көнне юлларда,...
-
7 һәлакәт, 2 кеше һәлак булган
Ноябрь аенда район территориясендә 7 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 2 кешенең гомере өзелгән һәм 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 13 ноябрь көнне 2 сәгать 50 минутта Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлының 66нчы километрында "УАЗ" машинасын йөртүче юлда кинәт кенә килеп чыккан атны бәрдертә. Нәтиҗәдә пассажир Чистай үзәк район хастаханәсенә озатыла. 18...
-
Юл статистикасы
ЮХИДИ хезмәткәрләре ноябрь аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозган 391 кешене ачыклаган, шул исәптән полициянең участок вәкилләре тарафыннан 66 тәртип бозучы теркәлгән. Юлда җилдерергә яраткан - 166, үзләре белән документлар йөртмәгән - 21, транспорт чарасына ОСАГО полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш идарә иткән - 39, штраф түләмәгән - 10, техник...
-
Имин каникуллар
25нче декабрьдән 7нче гыйнварга кадәрге чорда Татарстанда юлларда хәрәкәт иткәндә балалар иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән "Кышкы каникуллар" акциясе оештырыла. 2017 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча республикада 16 яшькәчә балалар катнашында 551 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 15 бала һәлак булган һәм 572се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәтләрнең 3 процентка (ягъни...
-
Йөртүче хастаханәгә озатылган
Чәршәбе, кич Чистай-Аксубай-Нурлат-Урмандеево автомобиль юлында юл-транспорт вакыйгасы булган. "ВАЗ-21144" автомобиле йөртүчесе, 64 яшьлек Чистай кешесе Урмандеево ягыннан Аксубайга таба хәрәкәт иткәндә имин юл хәрәкәтен тәэмин иткән тизлекне сайлап алмыйча, каршы як полосага чыга һәм "Лада" автомобиле белән чәкәләшеп, юл читенә тәгәри. Нәтиҗәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ябык типтагы сыну билгеләре...
-
02 хезмәте
1нче октябрьдән алып 25енә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 147 гариза һәм хәбәр кергән, 8 җинаять эше кузгатылган. 15 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 2сендә зыян күрүчеләр бар. Караклык арта бара. Документларын югалткан Аксубайда яшәүче бер ханым социаль челтәрләрнең берсенә документларны табучыны бүләкләячәкмен диеп белдерү бирә. Тиздән анарга...
-
Юл эше осталары
Якшәмбе көнне "Татавтодор" АҖнең Аксубай филиалы Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Алар бәйрәмне күтәренке рухта каршы алдылар - ә бит җәйге чорда зур эшләр башкарылды. Быелгысы елда Аксубайда гына да 12 урамда юл эшләре алып барылды: берсенә асфальт түшәлсә, икенчесенә - вак ташлы-комлы япма җәелде. Чистай-Аксубай-Нурлат әйләнеп узу юлына...
-
Юл статистикасы
2017 елның август аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре 453 канун бозу очрагын ачыклаганнар. Шуңа өстәп полициянең участок вәкилләре тарафыннан 102 канун бозучы ачыкланган. Кагыйдә бозучылар арасында автомобильләре тиешле тәртиптә теркәлмәгән - 24, ОСАГО полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш идарә иткән - 64, куллануга рөхсәт ителмәгән машина белән идарә иткән - 45,...
-
Штраф түләмәгән өчен – мәҗбүри эшләргә
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре 7 ай эчендә ЮХИДИ штрафларын түләмәүгә кагылышлы 76 беркетмә төзегәннәр. Канун буенча, административ җаваплылыкка тартылган зат административ штрафны штраф салу турындагы карар үз көченә кергән көннән яки кичектереп тору срогы гамәлдән чыккан көннән соң 60 көн эчендә түләргә тиеш. Хәзерге вакытта административ штрафны...
-
Утны кире кайтаргыч элементлар – мәҗбүри
Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә шундый язма бар: торак пункт чикләрендә тәүлекнең караңгы вакытында утны кире кайтара торган элементлар тагып йөрү - мәҗбүри һәм аларны торак пунктлар эчендә дә кулланырга кирәк. Көннәр кыскара бара, Аксубай ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларыннан билгеле булганча, эңгер-меңгер вакытта юлларда аеруча куркыныч. Дәүләт автомобиль инспекторлары утны кире кайтаргыч элементлар...
-
Юл статистикасы
ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә район юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 393 кешене тоткарлаган. Шуларның 17се - иминлек каешын кулланмаган, 13е - документлары булмаган килеш автомобиль артына утырган, 49ның - ОСАГО полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш хәрәкәт иткән, 10сы - тиешле тәртиптә теркәлмәгән, 39ы - техник...
-
“Игътибар: балалар!“
Балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм балалар һәм үсмерләрнең юлларда үзләрен имин тоту күнекмәләрен яңадан исләренә төшерү максатларында Татарстан Республикасында 2017 еның 21 августыннан 10 сентябрьгә кадәр "Игьтибар: балалар!" профилактик чара үтә. 2017 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 316 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда 10 бала һәлак булган,...
-
Пассажир кыз зыян күргән
Җомга көнне 17 сәгать 10 минутта шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Октябрь-Толстой урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. "УАЗ" һәм "KIA Cerato" автомашиналары бәрелешә. Чит ил машинасы - Нурлат ягыннан, икенче машина Рус Кармәте ягыннан килә торган була. Бәрелүдән җиңел автомашинаның - бамперы сытыла, бортлы "УАЗ" юл читенә тәгәри - аның...
-
Үсмер һәлак булган
Кичә иртән Чистай - Аксубай - Нурлат автомобиль юлында гадәттән тыш хәл килеп чыга. 16 яшьлек үсмер "Винг" мотоциклында металл юл коймасына килеп бәрелә һәм егылып башын асфальтка бик нык бәрә. Вакыйга булган урынга килгән "ашыгыч ярдәм" машинасы зыян күрүчене хастаханәгә алып китә, әмма каты имгәнү алган үсмернең Аксубай хастаханәсенең...