Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Юл статистикасы

2016 елның 6 аенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2247 очрагын ачыклаганнар. Юл билгеләре таләпләрен бозган өчен 767 шоферга административ беркетмә төзелгән. 132 машина йөртүче иминлек каешын эләктермәгән өчен җаваплылыкка тартылган. Иминият полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш руль артына утырган - 210,...

2016 елның 6 аенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2247 очрагын ачыклаганнар.

Юл билгеләре таләпләрен бозган өчен 767 шоферга административ беркетмә төзелгән. 132 машина йөртүче иминлек каешын эләктермәгән өчен җаваплылыкка тартылган. Иминият полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш руль артына утырган - 210, иминлек каешын каптыруга битараф караган - 132, пассажирларны утыртып йөртү кагыйдәләрен бозган - 43, идарә итү таныклыгы булмаган килеш машина руле артына утырган - 104, идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш машинага утырган - 8, номерлары укырлык хәлдә булмаган машинага идарә иткән - 40, автомобильләре тиешле тәртиптә теркәлмәгән - 54, техник яктан җитешсезлекләр күзәтелгән танспорт чарасына идарә иткән 170 машина йөртүче административ җәзага тартылган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 97 җәяүле, юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качып киткән - 12, туктап тору кагыйдәсенә битараф булган - 109, автомобильләрен җәяүлеләр үтеп йөри трган урында яки тротуарда калдырган 105 шоферга беркетмә төзелгән.

Штраф түләмәгән өчен - 75, исерек хәлдә руль артына утырган 56 машина хуҗасы җәзага тартылган.

Фото: nashe-slovo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев