Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл, иминлек, инспектор

Штраф түлә дә, чит илгә оч

Чит илдә ял итәргә яратучыларга Россия Федерациясе чикләренә чыгуны тыймасыннар өчен ЮХИДИ штрафларын түләү турында алдан ук кайгыртырга кирәк. Биш айда полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен бирелгән штрафларны тиешле срокта түләмәгән машина йөртүчеләргә карата 66 беркетмә төзегәннәр. КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлешенә нигезләнеп, штрафны тиешле срокта түләмәгән өчен...

Чит илдә ял итәргә яратучыларга Россия Федерациясе чикләренә чыгуны тыймасыннар өчен ЮХИДИ штрафларын түләү турында алдан ук кайгыртырга кирәк.

Биш айда полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен бирелгән штрафларны тиешле срокта түләмәгән машина йөртүчеләргә карата 66 беркетмә төзегәннәр.

КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлешенә нигезләнеп, штрафны тиешле срокта түләмәгән өчен түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә, бер мең сумнан да ким түгел, административ штраф яки 15 тәүлеккә кулга алу, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр сыйфатында штраф яный.

Җәйге чор суд приставлары өчен - кайнар сезон. Әҗәтлеләрне чит илләргә очып китәр алдыннан, турыдан-туры аэропортларда ук тоткарлыйлар, өстәвенә бурычны тиз генә түләү мөмкин түгел, моның өчен билгеле процедураны үтәргә кирәк. Шулай итеп гаилә ялга әҗәте булган кешедән башка гына оча ала.

Суд приставлары, мисалга транспорт чарасына арест салу кебек эш алымын да кулланалар. Моны алар юлда ук эшли алалар, алга таба автомобиль әҗәтне каплау хисабына сатылырга да мөмкин.

Фото: trkterra.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев