Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Мопед – куркыныч уенчык

Җәйге вакытта скутерлар белән идарә иткән балалар проблемасы актуальләшә. Кызганыч, ата-аналар балаларына куркыныч уенчыклар - мопедлар, скутерлар, квадроцикллар алып бирәләр, мотоцикллар турында сүз дә юк. Кич белән шул уенчыкларга утырган балаларны паркларда һәм үзәк урамнарында, юлларда очратып була. Өстәвенә балаларның ул уенчыкларны йөртүгә хокуклары гына түгел, иминлек чарасы булган мотошлемнары...

Җәйге вакытта скутерлар белән идарә иткән балалар проблемасы актуальләшә.
Кызганыч, ата-аналар балаларына куркыныч уенчыклар - мопедлар, скутерлар, квадроцикллар алып бирәләр, мотоцикллар турында сүз дә юк. Кич белән шул уенчыкларга утырган балаларны паркларда һәм үзәк урамнарында, юлларда очратып була. Өстәвенә балаларның ул уенчыкларны йөртүгә хокуклары гына түгел, иминлек чарасы булган мотошлемнары да юк, кайберләре исә үзләре белән яшьтәшләрен дә утыртып йөртә. Нинди куркыныч тудыруларын аңлыйлармы икән алар?
Язгы-җәйге чорда Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан хокук бозган 16 яшькә кадәрге 3 үсмер ачыкланды.
- Бу ике көпчәкле транспорт чарасы тотрыксыз, өстәвенә кечкенә пассив иминлеккә ия һәм теләсә нинди егылу яки бәрелү бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, - дип сөйли Аксубай ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллин. - Күп кенә ата-аналар үз балаларына скутер сатып алып моның җитди нәтиҗәләргә китерүен тулысынча аңламыйлар. Шуңа күрә Дәүләт автомобиль инспекциясе әлеге транспорт төрен кулланмаска киңәш итә һәм җаваплылык турында кисәтә - канун нигезендә мопедны (скутер) "М" категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына йөртергә рөхсәт ителә (таныклыгы булмыйча мопед йөрткән өчен 5 меңнән 15 мең сумгача штраф каралган). Ә таныклык 16 яшьтән соң гына бирелә. Әгәр хокук бозган балага 16 яшь тулмаган икән, әлеге кагыйдәне һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренең башка пунктларын бозган өчен, шулай ук ата-аналарның үз бурычларын тиешенчә үтәмәгәннәре өчен салынган административ штрафлар ата-аналар җилкәсенә төшәчәк. Скутер исә махсус туктап тору урынына куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев