Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аварияле май: велосипедчы, сабый, һәлак булучы

    Май аенда исерек машина йөртүчеләр катнашында 4 юл һәлакәте булды. Аларның берсендә һәлак булучы да бар. Бер юл һәлакәтендә - велосипедчы, икенчесендә 4 яшьлек бала зыян күргән. 22 май көнне якынча 10 сәгать 30 минутта Толстой урамында "ВАЗ" автомобиле йөртүчесе Чистайга таба хәрәкәт иткәндә юл кагый- дәсен боза, иминлекне тәэмин...

    Май аенда исерек машина йөртүчеләр катнашында 4 юл һәлакәте булды. Аларның берсендә һәлак булучы да бар. Бер юл һәлакәтендә - велосипедчы, икенчесендә 4 яшьлек бала зыян күргән.

    22 май көнне якынча 10 сәгать 30 минутта Толстой урамында "ВАЗ" автомобиле йөртүчесе Чистайга таба хәрәкәт иткәндә юл кагый- дәсен боза, иминлекне тәэмин итүче тизлекне сайламыйча велосипедчыны бәрдерә һәм һәлакәт урыныннан качып китә. Нәтиҗәдә 61 яшьлек велосипедчы баш миенә зыян килү сәбәпле Аксубай үзәк хастаханәсенә озатыла.

    Машина йөртүчене эзләп табалар, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә алып киләләр. Ул алкоголь куллануга тикшерү үтүдән баш тарта. Аңа һәлакәт урынын ташлап киткән, тикшерү узудан баш тарткан һәм велосипедчының сәламәтлегенә зыян салган өчен җавап бирергә туры киләчәк.

    8 май көнне Аксубай - Федоровка юлында килеп чыккан һәлакәт фаҗига белән тәмамлана. 1989 елда туган Лада автомобиле йөртүчесе руль артына исерек хәлдә утыра. Иске Тимошкино авылы ягыннан Федоровка авылына таба хәрәкәт иткәндә иминлекне тәэмин итүче тизлекне сайламыйча, каршы як полосасына чыга һәм юл читенә тәгәри. Машина йөртүче урында ук һәлак була.

    25 май көнне "ВАЗ" автомобиле йөртүчесе исерек хәлдә иминлекне тәэмин итүче тизлекне сайламыйча, каршы як полосасына чыга һәм каршы хәрәкәт итүче "Урал" машинасы белән бәрелешә. Җиңел машина йөртүчесе хастаханәгә эләгә.

    31 май көнне Юл һәлакәтендә сабый зыян күрә. Исерек ата-ана (әтисе руль артында була) 4 яшьлек баланы тиешенчә эләктерелмәгән автокреслода утыртып баралар. Чистай - Аксубай - Нурлат - Чуаш Енорускиносы автоюлында машина йөртүче идарәне югалта һәм автомобиль юл читенә тәгәри. Исерек хәлдәге ата-ана һәм имгәнүләр алган бала Аксубай үзәк хастаханәсенә китерелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: