Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Белдерү кәгазен электрон почтага җибәрәләр

Фото һәм видеотеркәү системалары аша теркәлгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлар буенча административ җаваплылыкка тарту турындагы күрсәтмә күчермәләре мәгълүматларын электрон почта аша алу иң оператив алым булып санала. Күрсәтмәләрнең күчермәләрен алуга бәйле әлеге алым транспорт чаралары хуҗаларына күрсәтмә чыгарылган көнне түләнмәгән штрафлар турында хәбардар булу мөмкинлеге бирә. Әлеге...

Фото һәм видеотеркәү системалары аша теркәлгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлар буенча административ җаваплылыкка тарту турындагы күрсәтмә күчермәләре мәгълүматларын электрон почта аша алу иң оператив алым булып санала.

Күрсәтмәләрнең күчермәләрен алуга бәйле әлеге алым транспорт чаралары хуҗаларына күрсәтмә чыгарылган көнне түләнмәгән штрафлар турында хәбардар булу мөмкинлеге бирә. Әлеге очракта штрафларны соңга калмыйча 20 көнлек срокта 50 процентлы ташлама белән түләргә була. Почта бүлекләренә барып йөрисе түгел, чөнки күрсәтмә күчермәләре кәгазьдә чыгарылмый.

ЮХИДИ бүлегендә тиешле формадагы гариза-килешү тутыру үрнәге бар. Бланклар шулай ук Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ сайтында www.gibdd.tatarstan.ru "Машина йөртүчегә ярдәмгә" өстәмәсендә дә урнаштырылган.

Фото: twitterguru.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев