Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Юл һәлакәтендә үсмер зыян күргән

Җәйге каникулларда үсмер катнашында тагын бер юл фаҗигасе килеп чыкты. 14 июль көнне 21:45 сәгатьтә Аксубай - Федоровка юлының 21нче километрында «Hyundai Solaris» автомашинасы руле артына утырган 25 яшьлек шофер велосипедта баручы үсмерне таптата. Зыян күргән 14 яшьлек үсмер яктыртылмаган юлдан велосипедта хәрәкәт иткән, өстәвенә киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар...

Җәйге каникулларда үсмер катнашында тагын бер юл фаҗигасе килеп чыкты.

14 июль көнне 21:45 сәгатьтә Аксубай - Федоровка юлының 21нче километрында «Hyundai Solaris» автомашинасы руле артына утырган 25 яшьлек шофер велосипедта баручы үсмерне таптата.

Зыян күргән 14 яшьлек үсмер яктыртылмаган юлдан велосипедта хәрәкәт иткән, өстәвенә киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар да булмый. Медиклар ясаган нәтиҗәләрдән билгеле булганча, велосипедчыга ябык баш мие имгәнүе, баш мие селкенү диагнозы куела, шул исәптән ул күпсанлы имгәнүләр ала һәм Чистай районы үзәк хастаханәсенә озатыла.

Фото: tvernews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев