Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Пассажир-балалар булганда

12 июльдән пассажир-балаларны утыртып йөртү кагыйдәләренә кагылышлы канундагы үзгәрешләр үз көченә керде. Канундагы яңалыклар хакында район прокуроры Ленар Яфизов аңлатма бирде: - Атап әйткәндә, Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктында түбәндәгеләр бәян ителгән: "7 яшьтән кечерәк балаларны конструкцияләрендә иминлек каешлары яки иминлек каешлары һәм ISOFIX балаларны саклау системасы булган җиңел автомобильдә...

12 июльдән пассажир-балаларны утыртып йөртү кагыйдәләренә кагылышлы канундагы үзгәрешләр үз көченә керде.

Канундагы яңалыклар хакында район прокуроры Ленар Яфизов аңлатма бирде:

- Атап әйткәндә, Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктында түбәндәгеләр бәян ителгән: "7 яшьтән кечерәк балаларны конструкцияләрендә иминлек каешлары яки иминлек каешлары һәм ISOFIX балаларны саклау системасы булган җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында утыртып йөртү баланың авырлыгына һәм буена туры килгән балаларны саклау системаларын (җайланмаларын) кулланып гамәлгә ашырылырга тиеш".

- 7 яшьтән 11 яшькәчә балаларны конструкцияләрендә иминлек каешлары яки иминлек каешлары һәм ISOFIX балаларны саклау системасы булган җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында утыртып йөртү баланың авырлыгына һәм буена туры килгән балаларны саклау системаларын (җайланмаларын) яки иминлек каешларын кулланып, ә җиңел автомобильнең алгы утыргычында бары тик баланың авырлыгына һәм буена туры килгән балаларны саклау системаларын (җайланмаларын) кулланып кына гамәлгә ашырылырга тиеш. Җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында балаларны саклау системаларын (җайланмаларын) урнаштыру һәм аларга балаларны утырту күрсәтелгән системалардан (җайланмалардан) файдалану кагыйдәләренә таянып гамәлгә ашырылырга тиеш. 12 яшьтән кечерәк балаларны мотоциклның арткы утыргычында утыртып йөртү дә тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен РФ КоАПка нигезләнеп 3 мең сум күләмендә административ штраф салу сыйфатында җәза каралган.

Үзгәрешләргә нигезләнеп, хәзер 7 яшьтән 11 яшькәчә балаларны җиңел автомобильнең артты утыргычында һәм йөк машинасы кабинасында аның авырлыгына һәм буена туры килгән саклану җайланмаларын кулланып кына түгел, шулай ук иминлек каешын кулланып та утыртып йөртү мөмкин.

Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 12.8 пунктында "Туктап торган транспорт чарасында 7 яшьтән кечерәк баланы үзен генә калдырып китү тыела" дигән абзац та бар. Дәүләт автомобиль инспекторлары тарафыннан 7 яшьтән кечерәк баланы туктап торган транспорт чарасында ялгызын гына калдырып китү факты ачыкланганда, машина йөртүчегә карата кисәтү яки 500 сум күләмендә административ штраф салу сыйфатында җәзага тарту чарасы кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев