Районның иң куркыныч юллары
2017 елның 6 аенда Аксубай районы территориясендә 13 кешенең төрле имгәнүләр алуына һәм бер кешенең үлеменә китергән 11 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Узган елның шул чорында 6 юл фаҗигасендә бер кеше һәлак булган, 8 кеше зыян күргән. Юл-транспорт вакыйгаларының 6сы исерек машина йөртүчеләр аркасында килеп чыккан. - Юл һәлакәтләренең күпчелеге...
2017 елның 6 аенда Аксубай районы территориясендә 13 кешенең төрле имгәнүләр алуына һәм бер кешенең үлеменә китергән 11 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Узган елның шул чорында 6 юл фаҗигасендә бер кеше һәлак булган, 8 кеше зыян күргән. Юл-транспорт вакыйгаларының 6сы исерек машина йөртүчеләр аркасында килеп чыккан.
- Юл һәлакәтләренең күпчелеге Чистай - Аксубай - Нурлат автомобиль юлында һәм Аксубай - Федоровка юлында теркәлде, - дип аңлатма бирде Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Күп очракта автомобильләр әйләнеп каплана. Яртыеллыкның май һәм июнь айларында аварияләр аеруча күп булды - 8 юл вакыйгасы теркәлде. Узган ел белән чагыштырганда матди зыян китергән юл-транспорт вакыйгалары саны 7гә кимегән - узган ел 123 булса, быел 116.
Фото: dorogi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев