Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Бер атнада – 6 исерек машина йөртүче

Июньнең беренче атнасында Аксубай районында исерек хәлдә булган 6 шофер тоткарланган. Аларның берсе, исерек килеш чит кеше машинасы руле артына утырып кына калмаган, шуңа өстәп аның таныклыгы да булмаган (алай гына да түгел, ул машина йөртү хокукына беркайчан да ия булмаган). "Машина йөртүче" 11 тәүлеккә кулга алынган, ә машина хуҗасына...

Июньнең беренче атнасында Аксубай районында исерек хәлдә булган 6 шофер тоткарланган.

Аларның берсе, исерек килеш чит кеше машинасы руле артына утырып кына калмаган, шуңа өстәп аның таныклыгы да булмаган (алай гына да түгел, ул машина йөртү хокукына беркайчан да ия булмаган). "Машина йөртүче" 11 тәүлеккә кулга алынган, ә машина хуҗасына рульне башка кешегә биргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф яный.

10 июнь көнне Аксубай районында 44 яшьлек исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл вакыйгасында зыян күрүче дә бар.

Чистай - Аксубай - Нурлат - Такталы юлының 2 чакрымында "ВАЗ-21140" автомобиленә идарә итүче Черемушки авылы кешесе, имин тизлекне сайлап алмый һәм юл читенә төшеп китә. Үзенең гаебен аңлап алып, вакыйга урынын- нан качып та китә. Полиция хезмәткәрләре кайнар эздән аны Васильевка авылында тоткарлыйлар. Аңа карата беркетмә төзелгән, үзе кулга алынган. Машинасын Нурлат шәһәрендәге махсус тукталышка урнаштырганнар. Юл-транспорт һәлакәтендә 43 яшьлек пассажир төрле тән җәрәхәтләре белән Аксубай хастаханәсенә китерелә.

- Салмыш хәлдә руль артына утыручыларга карата җәзаларның кискенләшүе дә исерек шоферларга киртә була алмый, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. - Алар үзләренең генә түгел, пассажирлар һәм башка юл катнашучыларының да гомерләрен куркыныч астына куялар. Без төнге рейдларга чыгабыз, көндез дә юлларны күзәтәбез. Район кешеләрен исерек машина йөртүчеләр турында 02; 2-79-74, 2-72-06 телефоннары буенча полициянең кизү частенә хәбәр итүләрен үтенәбез. Ә бит юлларда бернинди гаепсез кешеләр, сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз зыян күрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев