Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балалар бакчасы ремонтлана
"Мәктәпкәчә гомумбелем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау" программасы кысаларында "Колобок" балалар бакчасын төзекләндерү тулы куәткә алып барыла. Капиталь ремонт кысаларында ремонт эшләренә агач тәрәзәләрне пластикка алмаштыру, ишекләр кую, су белән тәэмин итү челтәрен, канализацияне, элетр үткәргечләрне яңарту һәм фасадны ремонтлау кебек эшләр каралган. Бүгенге көндә подрядчылар тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру эшләрен...
-
Яшь галимнәр
"Яшь галим" муниципаль бәйге җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды. Бәйге Аксубайның 2 нче мәктәбендә узды. Катнашучыларга ике яшь төркемендә бәя бирелде: 1-2 һәм 3-4 сыйныфлар. Укучылар тикшеренү һәм иҗади эшләрне язу методикасын яхшы белүләрен, шулай ук халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен күрсәттеләр. Бәйгенең җирле турына 17 укучы чакырылган иде. Валерия Мироненко...
-
Яшь “Лобачевскийлар“
Казан Федераль (Идел буе) Университеты каршында дүрт көн дәвамында укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге II Бөтенроссия (XVIII Идел буе) фәнни конференциясе узды. Чыгышларны тыңлау нәтиҗәләре буенча Сөнчәле урта мәктәбе укучылары Светлана Крайнова һәм Диләрә Фатыйхова (укытучы Алексей Калуков) һәм Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары Ләйлә Моратшина һәм Фаил Галлямов (укытучы Рушания...
-
Укучыларга – сугыш каһарманы турында
Аксубай лицеенда һәм 3 нче мәктәптә бик тә кызыклы очрашулар узды. Район ветераннар советы президиумы әгъзасы Евгений Копонев район үзәге мәктәпләрендә еш кунак. Аның укучылар белән корган әңгәмәләре мәгънәле килеп чыга. Бу юлы да яшь аудитория белән аралашу эчтәлекле дә, мавыктыргыч та булды. Евгений Петрович якташ-герой Филипп Мазилин һәлак булган...
-
Бердәм уку билеты
Быел безнең республикада бердәм китап укучы билетын кертү башланды, аның белән Татарстанның барлык китапханәләренә дә юл ачык. Шуңа бәйле белем бирү учреждениеләре укучыларына "Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе"ндә теркәлү үтү зарур. Алга таба аны бөтен укучылар да узачак. Фото: diary-culture.ru
-
Иң яхшыларны бүләк көтә
Татарстанда "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантына бәйге старт алды. Грантның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәтү сыйфатын күтәрүне, бу эшчәнлек юнәлешендә балалар бакчаларының уңай эш тәҗрибәсен җәелдерүне стимуллаштыру. Бәйге нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә яшьтәге балаларга югары сыйфатлы билингваль белем бирүне тәэмин иткән 20 балалар бакчасы ачыкланачак...
-
Балалар кая ял итәр
Мәктәптән тыш эшләр үзәге хәбәр иткәнчә, Аксубай районында 12 белем бирү оешмасы каршындагы сәламәтләндерү лагерьләрендә балаларның көндез килеп ял итүләре оештырылачак. Биш мәктәптә ял һәм хезмәт лагерьләре 100 баланы колачлаячак. Шулай ук балалар шәһәр яны лагерьләрендә дә ял итәчәк. Бу лагерьләрдә муниципаль һәм дәүләт оешмалары хезмәткәрләре балалары өчен 50 кешелек,...
-
Солдатлар нинди булган
Әфганстан һәм Чечен сугышларында һәлак булган солдатлар истәлегенә багышлап үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Хәрби бурычны үтәп" темасына батырлык дәресе үткәрделәр. Анда китап укучылар катнашты. Алар игътибарына якташларыбыз архивыннан алынган фотосурәтләр кулланылган слайдлы презентация тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән материал балалар йөрәгендә хис-кичерешләр уятып, "Ватан алдындагы хәрби бурыч нәрсә ул?",...
-
Элек өч ай алына иде
Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының 188 нче Карары белән "Белем бирү оешмаларына йөрүче, мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы балалары булган гражданнарга социаль ярдәм чаралары тәкъдим итү турында"гы карарга үзгәрешләр кертелгән. Хәзер исә компенсация алуга хокукны билгеләгәндә гаиләдә җан башына туры килгән керем суммасы ТР Министрлар Кабинеты Карарында күрсәтелгән кагыйдәләр...
-
Галәмгә очу квесты
Аксубайның 3 нче мәктәбе базасында "Җиңү волонтерлары", Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, "Сәләт-Аксубай", СДО, СНТ активистлары галәмгә беренче очышка багышланган "Беренче. Космик" Бөтенроссия тарихи квест оешмасында катнаштылар. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәктәпләре укучылары соңгы 70 елда космосны үзләштерү тәҗрибәсен өйрәнүче космонавтлар ролендә булдылар, Айда Гелия-3не табу базасын ничек төзүне аңлаттылар...
-
Армиядә хезмәт итү – абруйлы да, өметле дә
1 апрельдән Россиядә язгы вакытлы хәрби хезмәткә чакыру башлана. Аның үзенчәлекләре нинди, хәрби частьләрдә безнең призывникларны нәрсә көтә - бу турыда без Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин белән әңгәмә корабыз. - РФ Президенты Карары буенча язгы чакырылыш вакытында 150 меңнән артык егет сафка басырга тиеш. ТР...
-
Тере классика
Аксубай лицеенда "Татарстанда рус теле" максатчан программасын, "2014-2020 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында яшь шигырь укучыларның "Тере классика" VI Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Бәйгедә районның 12 мәктәбеннән мәктәп этапларында җиңү яулаган 17 укучы катнашты. Россия...
-
Табигатьне ярату – ватанпәрвәрлек хисе
Аксубай универсаль технологияләр техникумы Татарстанның 45 техникумы һәм көллиятеннән укытучыларны фәнни-гамәли конференциягә җыйды. Конференция "ХХI гасырда экология культурасы һәм тәрбия", "Әйләнә-тирә мохитне саклау - хәзерге заман җәмгыятенең актуаль проблемасы", "Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларында экология культурасын формалаштыруда педагогик технологияләр", "Көндәлек тормышның экологик аспектларында заманча инновацион тенденцияләр" юнәлешләре буенча эшләде....
-
“Зәкать“ – приютта
ТР Мөселманнар диния идарәсе Үзәкләштерелгән Дини оешмасының "Зәкать" фондыннан делегация - генераль директоры Ирек Җиһаншин һәм аның ярдәмчесе Илнур Альметов "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булып киттеләр. Делегацияне Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм "Бердәм Россия" партиясе вәкиле Марс Дәүләтшин озата барды. Әлеге сәфәрнең төп максаты - ата-...
-
Безнең педагоглар – иң яхшылар арасында
"Ел укытучысы-2017" Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалды. "Ел укытучысы" финалында зональ турларда җиңүгә ирешкән 60 Татарстан укытучысы - "Ел укытучысы" (педагогик хезмәт стажы 5 елдан күбрәк булганнар) һәм "Педагогик дебют" (хезмәт стажы 3 елдан артмаган мөгаллимнәр) номинацияләре буенча иң яхшы укытучы исемен алуда көч сынаштылар. 2 нче Аксубай мәктәбенең...