“Зәкать“ – приютта
ТР Мөселманнар диния идарәсе Үзәкләштерелгән Дини оешмасының "Зәкать" фондыннан делегация - генераль директоры Ирек Җиһаншин һәм аның ярдәмчесе Илнур Альметов "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булып киттеләр. Делегацияне Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм "Бердәм Россия" партиясе вәкиле Марс Дәүләтшин озата барды. Әлеге сәфәрнең төп максаты - ата-...
ТР Мөселманнар диния идарәсе Үзәкләштерелгән Дини оешмасының "Зәкать" фондыннан делегация - генераль директоры Ирек Җиһаншин һәм аның ярдәмчесе Илнур Альметов "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булып киттеләр.
Делегацияне Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм "Бердәм Россия" партиясе вәкиле Марс Дәүләтшин озата барды. Әлеге сәфәрнең төп максаты - ата- ана тәрбиясеннән мәхрүм булган һәм авыр тормыш хәленә юлыккан сабыйларның хәлләрен белешү. Ирек Җиһаншин: "Приютта балаларга сыйфатлы тернәкләнү күрсәтелүен һәм уңайлы шартларда яшәүләрен күрү бик сөендерә", дип билгеләп үтте. Ирек Ханис улы "Зәкать" фонды эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләп, приютка сәфәрен кабатларга сүз бирде. Үз чиратында приют директоры Гөлнар Шарашева приютка күрсәткән игътибарлары өчен кунакларга рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев