Балалар бакчасы ремонтлана
"Мәктәпкәчә гомумбелем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау" программасы кысаларында "Колобок" балалар бакчасын төзекләндерү тулы куәткә алып барыла. Капиталь ремонт кысаларында ремонт эшләренә агач тәрәзәләрне пластикка алмаштыру, ишекләр кую, су белән тәэмин итү челтәрен, канализацияне, элетр үткәргечләрне яңарту һәм фасадны ремонтлау кебек эшләр каралган. Бүгенге көндә подрядчылар тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру эшләрен...
"Мәктәпкәчә гомумбелем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау" программасы кысаларында "Колобок" балалар бакчасын төзекләндерү тулы куәткә алып барыла.
Капиталь ремонт кысаларында ремонт эшләренә агач тәрәзәләрне пластикка алмаштыру, ишекләр кую, су белән тәэмин итү челтәрен, канализацияне, элетр үткәргечләрне яңарту һәм фасадны ремонтлау кебек эшләр каралган. Бүгенге көндә подрядчылар тәрәзә һәм ишекләрне алыштыру эшләрен төгәлләгәннәр. Диварларны җылытып калдырып, фасадны металл сайдинг белән тышлау эшләре алып барыла.
Фасад төсләре аерым игътибарга лаек. Ике - сары һәм яшел төсләр бинага әллә кайдан позитив кәеф биреп тора.
Искә төшерәбез, узган ел "Буратино" һәм "Ләйсән" балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалды. Емелькино урта мәктәбендә газ казаны мөһим объектларның берсе булып торды. Биредә аны алмаштыру чыгымнары ике миллион сумнан артык тәшкил итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев