Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Солдатлар нинди булган

Әфганстан һәм Чечен сугышларында һәлак булган солдатлар истәлегенә багышлап үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Хәрби бурычны үтәп" темасына батырлык дәресе үткәрделәр. Анда китап укучылар катнашты. Алар игътибарына якташларыбыз архивыннан алынган фотосурәтләр кулланылган слайдлы презентация тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән материал балалар йөрәгендә хис-кичерешләр уятып, "Ватан алдындагы хәрби бурыч нәрсә ул?",...

Әфганстан һәм Чечен сугышларында һәлак булган солдатлар истәлегенә багышлап үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Хәрби бурычны үтәп" темасына батырлык дәресе үткәрделәр.

Анда китап укучылар катнашты. Алар игътибарына якташларыбыз архивыннан алынган фотосурәтләр кулланылган слайдлы презентация тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән материал балалар йөрәгендә хис-кичерешләр уятып, "Ватан алдындагы хәрби бурыч нәрсә ул?", "Бу солдатлар нинди булган?", "Алар ничек яшәгән?", "Нибары 18-20 еллык гомер эчендә нинди игелекле гамәлләр кылып була соң?" дигән сораулар өстендә уйланырга мәҗбүри итте. Чара азагында китапханәчеләр балаларга Захар Прилепин, Александр Проханов, Владимир Маканин һәм башка авторларның сугыш турындагы китапларын укырга тәкъдим иттеләр.

Фото: images.myshared.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев