Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Авыл лидерлары
Авыл территорияләрендә иҗтимаги фикер йөртү лидерларын ачыклау бәйгесе "Авыл - мөмкинлекләр территориясе" Бөтенроссия проекты кысаларында үткәрелә. "Авыл яшьләренең Россия союзы" Гомумроссия яшьләр иҗтимаги оешмасы чараны оештыручы булып тора. Бәйге авыл территорияләрендә иҗтимаги фикер йөртүче лидерларның шәхес үсеше өчен шартлар тудыру һәм салада яшәүче яшьләрнең иҗади потенциалын үстерүгә, яшьләр мохитендә проект...
-
Иң яхшылар унлыгында
Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе педагогларының һөнәри осталыгы Республика бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, безнең районнан өч мөгаллим зональ турны үтеп, төбәк турына кергәннәр иде. Яр Чаллыда бәйге финалы узды. Бәйге барган ике көн нәтиҗәләре буенча Аксубайның 2 нче мәктәбеннән Светлана Башатова "Педагог-оештыручы" номинациясендә катнашучы таныклыгына ия...
-
Укытучылар ГИАга әзерләнделәр
Аксубайның 2 нче мәктәбендә үткән семинар тарих укытучылары өчен файдалы булды. Семинарга Белем бирүне үстерү институты методисты Рузилә Вәгыйзова һәм БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча уку-методик әсбаплар авторы Роман Пазин килде. Тарих укытучысы курсларын тыңларга республиканың сигез районыннан мөгаллимнәр җыелды. Семинарда тарих буенча КИМнардагы үзгәрешләргә җентекле анализ ясалды,...
-
Кулинар осталык өчен бүләк
Аксубай универсаль технологияләр техникумы талибәсе Ләйсән Исхакова Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә уздырылган татар халык ашлары осталыгы бәйгесеннән югары профессиональлек өчен Диплом белән кайтты. Кулинария сәнгате буенча ярышлар башкалабыз Казанда үтте. Бәйге Ленин һәм Халыклар Дуслыгы ордены бүләкләре лауреаты, татар кулинариясе буенча бик күп китаплар авторы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулуга...
-
Тарихны яхшы белүчеләр
Аксубайның 2 нче гомумбелем бирү мәктәбендә II тарихи-җәмгыять белеме турнирының финалы үтте. Анда зональ турларда җиңүчеләр һәм хуҗалар командасы катнашты. Финал 10 турны үз эченә алып, Россиянең XVIII гасырга кадәр, урта гасырлар тарихы, Татарстан тарихы һәм җәмгыять белеме буенча биремнәр бирелде. Көрәш нәтиҗәләре буенча Аксубай лицееның "Борынгы греклар" командасы (җитәкчесе...
-
Грант ияләре
Татарстан мөгаллимнәренең һөнәри үсешенә ярдәм гранты бәйгесенә нәтиҗә чыгарылды. Җиңүчеләр арасында Аксубай педагоглары да бар. Болар: "Укытучы-остаз" гранты ияләре - Светлана Альметкина һәм Татьяна Удиярова, "Педагог-оста" гранты ияләре - Геннадий Горбунов һәм Татьяна Крайнова, "Өлкән укытучы" грантын алучылар - Наталья Горбунова һәм Наталья Купорова. Алар сайлап алу бәйгесен үттеләр һәм...
-
Галимнәр һәм туган төбәкне өйрәнүчеләр очрашты
Шимбә көнне Түбән Татар Майнасы мәктәбе Татарстанның фәнни-мәдәни үзәгенә әверелде. Монда күренекле галимнәр, тарих фәннәре докторлары, музей җитәкчеләре, төбәк басмалары мөхәррирләре, сигез районның тарих укытучылары һәм туган төбәкне өйрәнүчеләре "Көнбатыш Кама аръягында урнашкан авылларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү проблемалары" фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Аның эшендә АКШның Висконсинск университеты профессоры, тарих фәннәре...
-
Техникум – шәп башлангыч
Аксубай универсаль технологияләр техникумында Ачык ишекләр көне үтте. 44 еллык тарихы булган уку йортының мактанырлыгы бар. Һәр елны биредә 400дән артык кеше белем ала. Теоретик дәресләр өчен 26 кабинет, тегү, тимерче-эретеп ябыштыру, токарь цехлары җиһазланган, слесарьләр, столяр кабинетлары, уку хуҗалыгы, ындыр табагы, машина-трактор паркы бар. Китапханә, спортзал, тренажер, көрәш күнегүләре...
-
Автобуслар кайтты
Аксубайның мәктәп автобуслары паркы тулыланды. Шул көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилмановка һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Кәримовага ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды. Ике берәмлек Ford Transit автобусы Аксубайга кайтты. Аларны кайсы мәктәпкә бирү мәсьәләсе хәл ителә.
-
Үзеңнән башларга кирәк
Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов һәм министр урынбасары Алмаз Минеголов экология дәресендә катнаштылар. Дәрес Аксубай 3нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары катнашында үтте. Экодәресне биология укытучысы Татьяна Дәүләтшина үткәрде. Балаларга экологик вәзгыять турында фильм күрсәтелде. Иҗади төркемнәр дәрес барган вакытта экология проблемаларын мәктәп күләмендә хәл итү проектларын әзерләделәр. Мисалга, беренче...
-
Рөстәм Ибраһимов: “Әгәр балалар ышаныч белдергәннәр икән – без аларның иминлеген тәэмин итәргә тиеш“
Аксубайда юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы ТР ЭЭМның ЮХИДИ Идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Ибраһимов һәм юл хәрәкәте иминлеге нигезләрен тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе секретаре Азат Нургаязов катнашында үтте.
-
Уңышлары белән сөендерәләр
Аксубай укучылары олимпиада призерлары булдылар. Җиңүчеләрне тантаналы төстә бүләкләделәр. Иске Үзи урта мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Данила Матвеев биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүгә иреште. Аны укытучы Ирина Матвеева әзерләде. Иске Мокшино мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Азалия Шәвәлиева татар теле буенча олимпиаданың төбәк этабында икенче урынны алды. Аның уңышларында...
-
Афәрин!
Февраль ае җиңүләргә бай булды. Иске Мокшино мәктәбе укучылары Айназ Сөләйманов, Фирдәүс Гыймранова һәм Аксубайның 3нче мәктәбе укучысы Зөлфия Нурхамәтова татар теле буенча республика олимпиадасында аерылып тордылар. Призерларны мөгаллимнәр Гүзәл Шәрәфетдинова, Гөлназ Сәйфетдинова һәм Гөлсинә Исхакова әзерләгән.
-
Биш мөмкинлектән өч җиңү
Аксубайда тәрбия өлкәсендәге һөнәри осталык бәйгесе үтте.
-
Беренче уңышлар
Безнең ике мөгаллимебез "Ел укытучысы" бәйгесенең зональ этабын үттеләр. Болар 2 нче Аксубай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Флера Вафина һәм "Педагогик дебют" номинациясендә - 3 нче Аксубай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Дмитриева. 13 мартта алар төбәк этабында Аксубайны якларга барачак. Шулай ук безнең район тәрбиячесе...