Яшь галимнәр
"Яшь галим" муниципаль бәйге җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды. Бәйге Аксубайның 2 нче мәктәбендә узды. Катнашучыларга ике яшь төркемендә бәя бирелде: 1-2 һәм 3-4 сыйныфлар. Укучылар тикшеренү һәм иҗади эшләрне язу методикасын яхшы белүләрен, шулай ук халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен күрсәттеләр. Бәйгенең җирле турына 17 укучы чакырылган иде. Валерия Мироненко...
"Яшь галим" муниципаль бәйге җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды.
Бәйге Аксубайның 2 нче мәктәбендә узды. Катнашучыларга ике яшь төркемендә бәя бирелде: 1-2 һәм 3-4 сыйныфлар. Укучылар тикшеренү һәм иҗади эшләрне язу методикасын яхшы белүләрен, шулай ук халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен күрсәттеләр. Бәйгенең җирле турына 17 укучы чакырылган иде. Валерия Мироненко (Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы) һәм Зәлинә Минһаҗева (Иске Мокшино урта мәктәбе) - бәйге җиңүчеләре, Диләрә Мингалимова, Сабина Гафиятова (2 нче мәктәп), Александр Атрясов (Иске Ильдеряк урта мәктәбе) бәйге призерлары булдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар мәгариф бүлегеннән грамоталар белән бүләкләнделәр. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйге укучыларның интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү максатында уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев