Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучыларга – сугыш каһарманы турында

Аксубай лицеенда һәм 3 нче мәктәптә бик тә кызыклы очрашулар узды. Район ветераннар советы президиумы әгъзасы Евгений Копонев район үзәге мәктәпләрендә еш кунак. Аның укучылар белән корган әңгәмәләре мәгънәле килеп чыга. Бу юлы да яшь аудитория белән аралашу эчтәлекле дә, мавыктыргыч та булды. Евгений Петрович якташ-герой Филипп Мазилин һәлак булган...

Аксубай лицеенда һәм 3 нче мәктәптә бик тә кызыклы очрашулар узды.

Район ветераннар советы президиумы әгъзасы Евгений Копонев район үзәге мәктәпләрендә еш кунак. Аның укучылар белән корган әңгәмәләре мәгънәле килеп чыга. Бу юлы да яшь аудитория белән аралашу эчтәлекле дә, мавыктыргыч та булды. Евгений Петрович якташ-герой Филипп Мазилин һәлак булган Белоруссиягә сәфәре турында сөйләде. Ерак төбәктә дә дошман утын күкрәге белән каплаган батыр солдат турындагы якты истәлекне саклаулары хакында бәян итте. Балалар аның Аксубай делегациясенең Белоруссияне фашистлардан азат итүдә катнашып һәлак булган Мазилин һәм аның полкташ дуслары җирләнгән урында булуы, җирле мәктәп укучылары белән очрашуы турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар. Район делегациясенең Белоруссиягә сәфәрен чагылдырган фильм укучылар күңелендә тирән эз калдырды.

Тарих "дәресе" гармун моңнары белән үрелеп барды. Евгений Петрович Филипп Мазилинга, туган якка багышланган җырларны башкарды. Ә укучылар аңа кушылдылар.

- Укучылар өчен әлеге очрашу онытылмаслык булды, - дип белдерде мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Семенова. - Алар үзләре өчен тарихның яңа битләрен ачтылар, Белоруссия җирендә төшерелгән сюжетны кызыксынып карадылар. Шундый очрашуларның укучыларга патриотик тәрбия бирүдәге роле бәяләп бетергесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев