Табигатьне ярату – ватанпәрвәрлек хисе
Аксубай универсаль технологияләр техникумы Татарстанның 45 техникумы һәм көллиятеннән укытучыларны фәнни-гамәли конференциягә җыйды. Конференция "ХХI гасырда экология культурасы һәм тәрбия", "Әйләнә-тирә мохитне саклау - хәзерге заман җәмгыятенең актуаль проблемасы", "Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларында экология культурасын формалаштыруда педагогик технологияләр", "Көндәлек тормышның экологик аспектларында заманча инновацион тенденцияләр" юнәлешләре буенча эшләде....
Аксубай универсаль технологияләр техникумы Татарстанның 45 техникумы һәм көллиятеннән укытучыларны фәнни-гамәли конференциягә җыйды.
Конференция "ХХI гасырда экология культурасы һәм тәрбия", "Әйләнә-тирә мохитне саклау - хәзерге заман җәмгыятенең актуаль проблемасы", "Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларында экология культурасын формалаштыруда педагогик технологияләр", "Көндәлек тормышның экологик аспектларында заманча инновацион тенденцияләр" юнәлешләре буенча эшләде.
- Безне чолгап алган табигатьне ярату һәм аңа карата сакчыл караш - ул ватанпәрвәрлек хисе, - диде АТУТ методисты Роза Сәхабетдинова. - Күңел сафлыгы һәм табигать чисталыгы үзара бәйләнешле һәм бары тик экологик проблемаларны хәл итүдә үзеңнең шәхси катнашуың гына безне гыйлемле итә һәм ышанычны арттыра. Конференция яшьләрне туган төбәкнең экологик проблемаларын өйрәнү һәм аңлау процессына җәлеп итүне, әхлаки-патриотик хисләр тәрбияләүне максат итеп куя.
Фойеда кунакларны "Туган төбәк күренеше" фотокүргәзмәсе, "Үләннәрдә һәм чәчәкләрдә дәвалау көче бар" флорокүргәзмәсе, "Табигать язмышы - безнең язмыш" әдәби кургәзмә каршы алды. Спорт залында чәчәк үсентеләре күргәзмәсе урын алган иде. Эш шунда, техникумда сыйныфтан тыш эшләр һәм гамәли дәресләр кысаларында студентларга ландшафт дизайны нигезләрен өйрәтәләр. Студентлар кайсы төр чәчәк орлыгын нинди срокларда чәчү нәтиҗәле булуын, сирәкләү һәм туфракка чәчү вакытын практикада өйрәнәләр. Тәҗрибәләр һәм күнекмәләр көндәлектә теркәлеп барыла.
Роза Сәхабетдинова хәбәр иткәнчә, быел техникум сальвия чәчәгенең 35 төрен үстерергә ниятли. Туфрак һәм утырту өчен савытлар табу белән производствога өйрәтү осталары шөгыльләнә, ә чәчү һәм тәрбияләү эшен укытучылар һәм студентлар башкара.
Уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Динар Хәкимовның таныштыру чыгышыннан һәм концерт программасыннан соң, фәнни-гамәли конференция башланды.
Педагог Татьяна Горбунова бер еллык үләннәрне үстерү буенча студентларның тикшеренү эшчәнлеген оештырудагы үзенчәлекләр турында сөйләде. Ольга Елисеева "Табигатьне саклау - Ватанны саклау" темасына чыгышын тәкъдим итте. Роза Сәхабетдинова якташларыбызның әсәрләрендә чагылган табигать темасын ачты. Геройлары әйләнә-тирә мохиттән көч алган һәм табигатькә йөз белән карарга өндәгән Нәбирә Гыйматдинова әсәрләреннән мисаллар китерде. Алевтина Ендерюкова - "Экология һәм сәламәт тормыш рәвеше", Валентина Енизеркина - "Төче су - ХХI гасырның иң зур байлыгы", Надеҗда Нырова - "Дәресләрдә студентларда экология-эстетик тәрбия формалаштыру" темалары буенча чыгышлар ясадылар.
Конференциядә катнашучылар фикере буенча, барлык чыгышлар да тирән эчтәлекле булды һәм шул ук вакытта гамәли-яраклашу характерына ия иде. Аннан соң күрсәтмә кабул ителде. Конференциядә катнашучылар аны үткәрүнең мөһимлеген, күтәрелгән проблемаларның актуальлеген, чарага әзерлекнең һәм аны үткәрүнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр, АТУТ җитәкчесе Фәрхат Аюпов һәм коллектив адресына теләкләр, рәхмәт җиткереп, алга таба да хезмәттәшлек итәргә ышаныч белдерделәр.
PS.: Район башлыгы чәчәкләр күргәзмәсен караганнан соң, коллективның Аксубайны яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү осталыгына бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев