Балалар кая ял итәр
Мәктәптән тыш эшләр үзәге хәбәр иткәнчә, Аксубай районында 12 белем бирү оешмасы каршындагы сәламәтләндерү лагерьләрендә балаларның көндез килеп ял итүләре оештырылачак. Биш мәктәптә ял һәм хезмәт лагерьләре 100 баланы колачлаячак. Шулай ук балалар шәһәр яны лагерьләрендә дә ял итәчәк. Бу лагерьләрдә муниципаль һәм дәүләт оешмалары хезмәткәрләре балалары өчен 50 кешелек,...
Мәктәптән тыш эшләр үзәге хәбәр иткәнчә, Аксубай районында 12 белем бирү оешмасы каршындагы сәламәтләндерү лагерьләрендә балаларның көндез килеп ял итүләре оештырылачак.
Биш мәктәптә ял һәм хезмәт лагерьләре 100 баланы колачлаячак. Шулай ук балалар шәһәр яны лагерьләрендә дә ял итәчәк. Бу лагерьләрдә муниципаль һәм дәүләт оешмалары хезмәткәрләре балалары өчен 50 кешелек, 30 балага - 18 көнлек һәм 24 балага 7 көнлек профильле смена оештырылачак. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге палата тибындагы лагерьләрдә көнлек профильле смена оештырачак - 16 кеше Кара диңгез буенда ял итәчәк, шулай ук ятим балаларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларга, балалар иҗтимаги оешмалары лидерларына һәм "Татарстан варислары Союзы" РОО активлары, кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен профильле сменалар оештыру күздә тотыла. Балалар ялына бәйле сораулар белән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Р. Беляев урамы, 2 йорт яисә 2-72-84 телефоны буенча Валентина Красновага мөрәҗәгать итәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев