Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тере классика

Аксубай лицеенда "Татарстанда рус теле" максатчан программасын, "2014-2020 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында яшь шигырь укучыларның "Тере классика" VI Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Бәйгедә районның 12 мәктәбеннән мәктәп этапларында җиңү яулаган 17 укучы катнашты. Россия...

Аксубай лицеенда "Татарстанда рус теле" максатчан программасын, "2014-2020 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында яшь шигырь укучыларның "Тере классика" VI Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы үтте.

Бәйгедә районның 12 мәктәбеннән мәктәп этапларында җиңү яулаган 17 укучы катнашты. Россия һәм чит илләр авторлары әсәрләрен тәкъдим иткән бәйге катнашучылары чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде.

- Иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмады, - диде жюри әгъзасы, мәгариф бүлеге методисты Наталья Мулеева. - Балаларның рус һәм чит ил классикасы белән кызыксынуына күңел сөенә. Иң-иңнәрне ачыклауда без төп кагыйдә - башкаручының иҗади аерымлылыгына басым ясадык. Әсәрне дөрес уку, акцентларны куя белү - җиңел, ә менә авторның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап, аны тыңлаучыга җиткерү сәләте барысына да бирелми. Бәйгедә катнашкан Анна Яругина (Иске Мокшино мәктәбе), Гөлүсә Хөсәенова (Иске Ибрай мәктәбе), Алия Минсабирова (Шәрбән мәктәбе) куелган бурычны уңышлы үтәделәр. Алар 11 апрельдә Яшел Үзәндә район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев