Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Армиядә хезмәт итү – абруйлы да, өметле дә

1 апрельдән Россиядә язгы вакытлы хәрби хезмәткә чакыру башлана. Аның үзенчәлекләре нинди, хәрби частьләрдә безнең призывникларны нәрсә көтә - бу турыда без Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин белән әңгәмә корабыз. - РФ Президенты Карары буенча язгы чакырылыш вакытында 150 меңнән артык егет сафка басырга тиеш. ТР...

1 апрельдән Россиядә язгы вакытлы хәрби хезмәткә чакыру башлана.

Аның үзенчәлекләре нинди, хәрби частьләрдә безнең призывникларны нәрсә көтә - бу турыда без Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин белән әңгәмә корабыз.

- РФ Президенты Карары буенча язгы чакырылыш вакытында 150 меңнән артык егет сафка басырга тиеш. ТР комиссариаты тарафыннан Аксубай районы буенча 54 егетне армиягә чакыру бурычы йөкләнгән.

Яшь егетләр өчен хәрби хезмәтне үтәү абруйлы була башлады. Солдатларга яхшы хезмәт итәр өчен өстәмә этәргеч тә артты. Атап әйткәндә, хәрби хезмәтне яшәү урыныннан ерак булмаган частьтә үтәү мөмкинлеге турындагы карар шуларның берсе. Аннан тыш, вакытлы хезмәт солдатлары хуҗалык эшләреннән - территорияне җыештыру, ашханә буенча нарядлардан азат ителгән. Бу эшләрне бүгенгесе көндә гражданлык оешмалары башкара.

Бүген Россия армиясендә солдатлар, офицерларның физик әзерлекләре өчен бирелгән вакыт билгеле күләмдә арттырылган (атнасына 25 сәгатькә яки көненә 4-5 сәгатькә кадәр). Күнекмәләрне штаттагы профессиональ инструкторлар алып бара.

Көндәлек режим да үзгәртелгән: эшнең артуына карап төшке аштан соң бер сәгать ял каралган, төнге йокы вакыты 30 минутка арткан. Хәрби хезмәттәге егетләр якыннары һәм туганнары янына кайтып килү өчен атнасына ике ял көненнән файдалана ала. Солдатларны тукландыруга бәйле дә күп эш башкарылган. Аларга соклар, җиләк-җимеш һәм витаминнар комплексы бирелә. Төп солдат паегының энергетик кыйммәте Америка Кушма Штатлары, Германия, Бөек Британия һәм Франция илләре армияләренекеннән күпкә югары.

Акча бирүне арттыру да шулай ук кызыксындыру чараларының берсе булып санала. РФ Президенты Карары буенча солдатларның банк карталарына аена 2 мең сум акча күчерәчәкләр.

- Дмитрий Иванович, күңелсез мизгелләрне дә билгеләп үтәсе килә. Армия хезмәтеннән качучыларны нәрсә көтә?

- РФ Законнары буенча, хәрби исәп таләпләрен бозган гражданнарны кисәтү рәвешендә административ җаваплылыкка тарту яки 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф көтә. Хәрби хезмәткә чакырудан качучы егетләрне (законлы нигезләр булмаса) 200 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җинаять җаваплылыгына тарту яки 2 елдан иректән мәхрүм итү каралган. Хәрби хезмәт срогын үтәмәгән (канунсыз нигездә) гражданнарга муниципаль хезмәткә, федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләре вазифаларына юл ябык икәнлеге барысына да билгеле. Ләкин Аксубай егетләре һәрвакыт лаеклы хезмәт иттеләр һәм киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам. Чөнки, алда әйтелгәнчә, хәзерге заман армиясендә хезмәт итү киләчәк өчен өметле. Россия Армиясендә намуслы хезмәт иткән һәм демобилизация алдыннан часть командирыннан уңай бәяләмә алган егетләргә федераль бюджет хисабына югары уку йортларында белем алу хокукы бирелә. Һәм тагын бер кызыклы яңалык: урта-һөнәри һәм югары белемгә ия призывниклар 1 ел вакытлы хезмәт итү урынына, хәрби часть белән килешү төзеп, контракт буенча 2 ел хезмәт итә алалар. Мисалга, Аксубай техникумын тәмамлаучыларга уйланырлык урын бар. Алар 2 елга контрактка килешү имзалап, бу вакыт эчендә яхшы хезмәт хакы алып һәм Россия армиясе тәэмин иткән бөтен уңайлыклардан файдалана алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев