“Аксубай” сайты версиясе буенча 2022 елның иң яхшы 10 вакыйгасы
Узган ел вакыйгаларга бай булды һәм районның һәр кешесе тормышында тирән эз калдырды.
Аксубай районында яшәүчеләр яңа, 2023 елны каршы алдылар, димәк, үткән 2022 елның иң мөһим вакыйгаларын искә төшерергә вакыт.
Сайт версиясе буенча үткән елның иң яхшы 10 вакыйгасын сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез
1. Иске Савруштагы боз шәһәрчеге Татарстанда иң яхшысы дип танылды
Авыл җирлеге иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча республика конкурсында беренче урынны алды.
2. Аксубайлылар Россия армиясенә автойөреш белән теләктәшлек күрсәттеләр
Төрле гаскәрләр ветераннары Татарстан, Россия флаглары һәм Z һәм V символлары белән кырыктан артык автомобильләрдән торган колонна белән бистә буйлап әйләнеп уздылар.
3. Аксубай Бөек Җиңү көнен билгеләп үтте
2022 елның 9 маенда Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
– Бу бәйрәм һәр гаилә, һәр кеше язмышына мәңгелек хәтер булып язылды, – диде Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов. – Җиңү солдатлары үзләренең гомерләре, тыл хезмәтчәннәре фидакарь хезмәтләре белән безгә тыныч тормыш бүләк иттеләр.
4. Җиңү көнендә Советлар Союзы Герое Григорий Романовның кече ватанында 45 нче җиңел атлетика катнашучыларын каршы алдылар
2022 елда Кәкрекүлләр өчен Җиңү көне тагын да тантаналы булды. Советлар Союзы Герое Григорий Романовның туган җирендә 45 нче, юбилейлы җиңел атлетика йөгерешендә катнашучыларны каршы алдылар. Күркәм традиция буенча җиңел атлетика йөгереше Аксубай районы, шулай ук күрше районнар һәм Самара өлкәсе спортчыларын җыйды.
5. Аксубай редакциясе игезәкләрне Игезәкләр бәйрәменә җыйды
Аксубай районында беренче тапкыр игезәкләр бәйрәме узды.
Бәйрәмне «Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе, безнең партнерлар – «Грация» кибете, Аксубай районы ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә, язылу кампаниясе кысаларында оештырды.
6. Аксубай районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр, Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар
2022 елның 12 июнендә Аксубайда Россия көне, Сабан туе һәм Троица билгеләп үтелде.
7. Аксубайлылар Уяв чуаш милли мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр
Бәйрәмне театральләштерелгән - хореографик милли композиция ачты. Тамашачылар Уяв бәйрәменең иске йоласын – “Казык кагу” күренешен карадылар.
8. Аксубайда капиталь ремонттан соң поликлиника ачылды
Татарстан Республикасы көнендә Аксубай район үзәк хастаханәсендә капремонттан соң поликлиника куллануга тапшырылды.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрен ремонтлау сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы кысаларында алып барылды. Әлеге максатларга 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
9. Аксубай районында яшәүче халыкларның мәдәниятенә багышланган өч йомгаклау бәйрәме узды
«Кӗр сăри» чуаш халык иҗатын яратучыларны берләштерде
Аксубайда “Оляпка“ коллективының беренче юбилеен билгеләп үттеләр
Сөмбел әби милли серләрне ачты
10. Аксубай районында махсус хәрби операциядә, Әфганстан һәм Чечняда һәлак булучыларга һәйкәл ачтылар
10 декабрьдә Җиңү паркында тантаналы шартларда Әфганстан территориясендә хәрби бәрелешләр вакытында, Чечен хәрби кампаниясендә, Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган якташларга «Ватан Геройлары» мемориаль комплексы ачылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев