Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте

Бүген, 2022 елның 9 маенда Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Бу көн һәр кеше өчен аеруча кадерле, чөнки һәр кешенең фронтта якыннарының берсе дошманга каршы көрәшкән, кемдер яу кырында башын салган, кемгәдер аннан исән кайтырга һәм тыныч тормыш төзергә насыйп булган. Бөек Ватан сугышы геройларының дәвамчылары үзәк мәйданда сугыш чоры буынын искә алу өчен җыелды. Иртәнге сигездән Мәңгелек ут янында районның яшь армия хәрәкәте мактаулы караулда тороды.

МЕМОРИАЛГА – ВЕНОКЛАР

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын безнең районда бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Мурзич Тимирясов каршы алды. Бәйрәмдә шәхсән үзе катнашты һәм тантанага, район файдасына күп еллар эшләгән кешеләр белән очрашуга бик шат иде. Шулай ук сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре дә мактаулы урыннарда урын алдылар. Алар адресына чын күңелдән батырлык һәм кыюлык, фашизмны Җиңү хакына хезмәт батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Район оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре Мәңгелек ут итәгенә веноклар һәм чәчәкләр салганда аларның күңелен дулкынлану һәм горурлык хисләре биләп алды. Мактаулы йөрешне районның ветераннар оешмасы вәкилләре җитәкләде. Алар артыннан район оешмалары, предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый берләшмәләр коллективлары атлады. Бу искиткеч тантана булды. Йөрешне йөзләгән тамашачы күзәтте. Бу хәрәкәт үзе дә тирән мәгънәгә ия: бүгенге буын ата-бабаларыбызның батырлыкларын хәтерли һәм аларга тыныч күк йөзе бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерә.

Бер минут тынлык игълан иттелде. Бөтен мәйдан тынып калды. Фронттан кайтмаган һәм исән кайтып та Җиңүнең 77 нче язына кадәр яши алмаган сугышчылар истәлегенә залплар яңгырады.

45 НЧЕ ТАПКЫР КӘКРЕ КҮЛГӘ КАДӘР КРОСС

Үзәк мәйданда спорт маршы яңгырады. Советлар Союзы Герое Григорий Романов хөрмәтенә традицион җиңел атлетика кроссына старт бирелде. Бу герой-якташыбызның кече ватанында уздырылган 45 нче җиңел атлетика йөгереше. Кросста мәктәп укучылары, оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, район кунаклары катнашты.

Төрле яшьтәге йөзләгән спортчы районның төп мәйданы буйлап җиңелчә адымнар белән йөгерешкә кушылды. Аларга йөзләгән күзләр сокланып карады, тамаша кылучылар арасыннан спортчыларны хуплап һәм дәртләндереп «Афәрин!» кычкырган тавышлар ишетелде. Аларны алкышладылар. Алда аларга авыр юл узасы булды. Төрле төркемнәр өчен үз дистанцияләре билгеләнде. Иң максатчан кешеләр Кәкре Күл авылына кадәр йөгерде. Шунда ук аларны бүләкләү тантанасы да көтте.

Үзәк мәйданда Җиңү көне җыры яңгырады, балалар коллективлары катнашында хореографик композиция тамашачылар игътибарын җәлеп итте. Яшь артистларның бию номерлары, матур костюмнар барысын да сокландырды. Балалар ветераннарга чәчәкләр бүләк иттеләр, тынычлык символы буларак күккә ак-зәңгәр һава шарлары очырдылар.

БУ ҖИҢҮ ЯЗЫ!

– Бу бәйрәм шатлыклы да, ямансу да. Сугыш елларында фашистлар белән көрәшкә китүчеләрнең яртысы батырларча һәлак булган, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Алар Ватаныбызның тыныч киләчәге өчен гомерләрен биргәннәр. Без якташларыбыз, Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекне кадерләп саклаячакбыз һәм яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләячәкбез.

Республика җитәкчелеге исеменнән тантанада катнашучыларны ТР Спорт министры Владимир Леонов котлады. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм юлламасын укыды, өлкән буынга тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерде, чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.

Мәйданда җыелучыларны һәм район кунакларын Җиңү көне белән Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов котлады.

– Бу бәйрәм һәр гаилә, һәр кеше язмышына мәңгегә кереп калды, – диде ул. – Җиңү солдатлары, тыл хезмәтчәннәре үз гомерләре бәрабәренә безгә тыныч тормыш бүләк иттеләр. 77 ел элек алар фашистларга каршы батырларча көрәштеләр. Әмма хәзер Украинада аларның яңа буыны калкып чыкты. Барлык кешеләр дә тигезлектә, муллыкта һәм иректә яшәсен өчен барлык кешеләр дә берләшергә, бердәм булырга тиеш.

Яшь буын исеменнән 2 нче Аксубай урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.

КҮҢЕЛЛӘРНЕ ТЕТРӘНДЕРГӘН ПАРАД

Җиңү бәйрәменең эмоциональ мизгеле – ул парад һәм аны озата барган музыка. Тантаналы чара күп еллар дәвамында Александр Безруков исемендәге тынлы оркестр һәм балалар сәнгать мәктәбенең барабанчылар ансамбле музыкасы астында уза. Музыкантлар үз миссияләрен югары дәрәҗәдә башкардылар, аларның хәрби маршы йөрештә катнашучыларга ритм бирде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан парадны ачу хокукы запастагы подполковник Рамил Сөләймановка бирелде.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, сугышчы-интернационалистлар, Әфганстан Республикасында һәм Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар (җитәкчесе Владимир Крайнов), Варшава килешүе һәм Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме ветераннары советы әгъзалары (Руслан Терегулов), стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре һәм артиллерия гаскәрләре (Виталий Маркин) хәрби-ветераннары, чик буе гаскәрләре (Алексей Бобов) сугышчы-ветераннары, Диңгез җыелышы берләшмәсе (Анатолий Скворцов) сугышчы-ветераннары тантаналы марш астында солдат ыспайлыгын күрсәтеп, брусчатка буйлап тез саф булып уздылар.

Мәйдан буйлап Аксубай универсаль технологияләр техникумы шәкертләре, Аксубай мәктәпләре укучылары үтте. Мәйданда җыелучылар сугышчы-ветераннар, укучылар катнашында узган парадны тын да алмый сокланып күзәттеләр.

ЛЕЗГИНКА ТАМАШАЧЫЛАРНЫ ТАҢ КАЛДЫРДЫ

Студентларның бәйрәм мәйданында чыгышы барлык катнашучылар өчен үзенчәлекле сюрприз булды. Сәхнә каршында Кавказ халыклары костюмнары кигән кыю «егетләр» һәм зифа буйлы гүзәл кызлар пәйда булып лезгинка бии башлагач, тамашачылар хәйран калды.

Студентларның дәртле биюен вальс алыштырды – яшь егетләр һәм кызлар бал күлмәкләрендә вальс әйләнделәр. Матур, сокландыргыч чыгыш булды.

Рус, татар, чуаш милли киемнәрендәге кызлар ветераннарга техникумда пешерелгән ипи бүләк иттеләр. АТУТ директоры Фәрхат Аюпов өлкән буын вәкилләренә тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерде.

ХӘТЕР – МӘҢГЕЛЕК

Тантаналы чарадан соң өченче мәктәп янында «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясендә катнашучылар җыелды. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм район кунаклары бирегә үз бабаларының портретлары белән килделәр. «Үлемсез полк» маршруты Романов, Мазилин, Ленин, Октябрь урамнары буйлап узды һәм үзәк мәйданда тәмамланды. Фронтовикларның оныклары, оныкчыклары илебезнең тыныч, бәхетле киләчәге өчен көрәшкән якын кешеләренең портретларын горурлык белән күтәреп Аксубай урамнары буйлап акрын гына атлап бардылар.

Мөһим һәм дулкынландыргыч минутлар. Буыннар бәйләнешен күзәтү. Юлда очраган кешеләр әлеге процессны хөрмәт белән күзәттеләр. Күпләр бу күренешне телефоннарына төшерделәр.

Хәрәкәттә катнашучылар үзәк мәйданга барып җиткәч, бәйрәм тантанасын алып баручыларның, Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз, дигән сүзләре һәм Үлемсез полк турында җыр яңгырады.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев