Аксубай машина йөртүчесе исерек килеш руль артына утырган өчен хокуктан мәхрүм ителгән
Соңгы яңалыклар

Аксубай машина йөртүчесе исерек килеш руль артына утырган өчен хокуктан мәхрүм ителгән

8 август көнне 10:14 сәгатьтә Яңа Ибрай авылында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Лада Гранта» автомобилен туктаталар.

Тикшерү барышында руль артында исерек гражданин Г.Әмирханов булуы ачыклана.

Судта машина йөртүче үзенең бу гамәлен хуҗалыгында ярдәм иткән авылдашларын өйләренә илтергә карар кылуы белән аңлата. Уртак эштән соң алар эчкәннәр, ә аннары ир-ат пассажирларны урам ахырына кадәр илтү өчен руль артына утырган. Г.Әмирханов тәүбә итә һәм үзенә каты җәза бирмәүләрен сорый.

Җәмәгать судьясы, эш материалларын карап чыгып, машина йөртүчене административ хокук бозуда гаепле дип тапкан. Гражданинга 45 мең сум күләмендә административ штраф һәм ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Суд карары законлы көченә кергән.


Нет комментариев