Аксубай районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр, Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр, Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар

Бүген Аксубайда Россия көне, Сабан туе һәм Троица бәйрәме билгеләп үтелә.

Сабантуй мәйданында масштаблы тамаша чаралары бара. Алар россиялеләрнең төп бәйрәме һәм Сабан туе белән башланып китте.

Бәйрәмгә ТР МДН мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм Аксубай районы буенча благочинный Александр Качаев фатиха бирде. Бәйрәм чараларында спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, инвесторлар, якташлар, мактаулы гражданнар катнаша.

Рус, татар, чуаш милли киемнәрендә район артистлары театр куелышында районда яшәүче милләтләрнең бердәмлеген, дуслыгын гәүдәләндерә.

Мәйданга төрле дәрәҗәдәге ярышларда районны данлаган спортчылар чыкты. Алдынгылар парады агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләрен берләштерде.

Бәйрәмнең тантаналы мизгеле Россия әләмен Россия Федерациясе гимны астында күтәрү булды. Дистәләрчә мәдәният хезмәткәре, Россия әләмен күтәргән балалар, балалар сәнгать мәктәбе һәм мәдәният учреждениеләре тәрбияләнүчеләре “Россия” җырын һәм хореографик композицияне тантаналы рәвештә башкардылар.

Район башлыгы Камил Гилманов аксубайлыларны Россия көне, татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе һәм православие бәйрәме Троица белән котлады. Татарстан һәм Россиянең көче һәм куәте, төрле милләт кешеләренең бердәмлегендә һәм дуслыгында, эштә берләшүендә, бәйрәм шатлыгын бүлешүдә һәм кыенлыкларны бергәләп җиңеп чыга алуда, дип ассызыклады ул.

Аксубайлыларны бәйрәм белән спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов та котлады, мәйдан кунакларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ихлас котлаулар җиткерде.

– Быел Сабан туе алдыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан зур чаралар үткәрелүе символик мәгънәгә ия. Бу чордагы вакыйга татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен үстерүгә, халыкның көндәлек тормыш-көнкүрешенә сизелерлек йогынты ясады. Изге ата-бабаларыбыз безгә бик зур мирас – туган җиргә тугрылыклы мәхәббәт, дини-әхлакый кыйммәтләр, рухи һәм матди культураның югары үрнәкләрен калдырганнар. Сабан туен бәйрәм итү һәркемгә халкыбызның бай тарихи-мәдәни мирасына кагылырга, дуслар һәм фикердәшләр белән аралашудан уңай эмоцияләр алырга мөмкинлек бирер дип ышанам, – дип билгеләп үтте Алмаз Мингулов Президент котлавында. – Сезгә чын күңелдән күтәренке кәеф, тормыш оптимизмы, тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Бәйрәм белән, кадерле дуслар!

Димитровград шәһәре делегациясе исеменнән дә котлау һәм кунакчыллык өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Төп сәхнәдә район башлыгы дәүләт бүләкләре тапшырды. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык хезмәте өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән хезмәт ветераны Зәки Кәримов бүләкләнде, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем КФХ башлыгы Марат Сафинга бирелде, Иске Ибрай урта мәктәбенең физкультура укытучысы Рәис Бикушев Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән “Аксу Агро” агрофирмасы ҖЧҖ ИК башкарма директоры Игорь Шугаев бүләкләнде. Агросәнәгать комплексы ветераны Мансур Гыймалетдиновның хезмәте Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты һәм район башлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил Зөфәров район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү Сабан туе кунакларының көчле алкышлары астында барды.

Чәчү батырлары: механизаторлар, тракторчылар, комбайнчылар, машина белән сыер саву операторлары һәм агрономнар, агрофирмалар җитәкчеләре, инженерлар, машина йөртүчеләр һәм авыл хуҗалыгының башка хезмәткәрләре бүләкләргә лаек булдылар.

Район башлыгы Камил Гилманов, бүләкләр тапшырганда, агросәнәгать комплексы һәм эшчәнлекнең башка өлкәләрендә хезмәт куючыларга район файдасына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәмнең тантаналы мизгеле яшь россиялеләргә паспортлар тапшыру булды. Аларга төп документны район башлыгы Камил Гилманов һәм Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең миграция пункты җитәкчесе Гөлнара Сөләйманова тапшырдылар.

Сабантуйның концерт программасын районның милли-мәдәни үзәкләре дәвам итә, мәйданда милли көрәш, кул көрәше, гер күтәрү буенча ярышлар башланып китте. Әтәч артыннан колгага менүчеләр дә үз уңышларын күрсәтәләр. Мәйданга килүчеләрне милли уеннар җәлеп итә.

Шунда ук милли мәйданчыклар, коймак һәм чәй йортлары эшли башлады, китапханә һәркемне әдәби “АнтиКафе”га чакыра, теләүчеләрне кайнар коймак белән сыйлыйлар, рус мунчасына чакыралар. Биредә үк Троица әйлән-бәйләне гөрли.


Нет комментариев