Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңү көнендә герой Григорий Романовның кече ватаны – Аксубай районында 45 нче җиңел атлетика йөгерешен каршы алдылар

    Кәкре Күл авылында Җиңү көнен бәйрәм итү тантаналы митингтан башланды.

    Мәктәп территориясендә укучылар Советлар Союзы Герое Григорий Романов һәм өяз башкарма комитетының беренче рәисе Федор Горшков бюстларына чәчәкләр салдылар.

    Кәкре Күл авылында туып-үскән гвардия капитаны Григорий Григорьевич Романов батырлык кыла, ул 17 тапкыр яраланган килеш яңа гаскәрләр килгәнчегә кадәр яуланган биеклекне бирми. Бу биеклекне соңрак «Романов биеклеге» дип атыйлар. 1945 елның 21 февралендә Г.Г. Романовка Сталинград фронтындагы батырлыгы өчен Ленин ордены тапшырып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

    Өяз башкарма комитетының беренче рәисе Федор Акимович Горшков 1920 елда кулаклар кулыннан фаҗигале төстә һәлак була. Ул өяз башкарма комитеты каршындагы мәйданда яндырылып үтерелә.

    Кәкрекүллеләр Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннан соң Үзәк урам буйлап «Үлемсез полк» хәрәкәте кузгалды. Акциядә катнашучылар үзләренә тыныч һәм ирекле тормыш өчен башларын салган әта-бабаларының, дәү әтиләренең портретларын кулларында тотып бардылар.

    Бәйрәм концерты бүгенге көнне ямьләндерде. Авыл мәдәният йорты сәхнәсендә мәктәп укучылары, авыл җирлегенең халык коллективы чыгыш ясады. Тамашачылар алкышлары астында иҗат номерлары бер-бер артлы алмашынып торды. Артистлар җырладылар да, биеделәр дә, шигырьләр дә укыдылар. Концерт «Җиңү көне» җыры белән тәмамланды.

    Быел Җиңүнең 77 еллыгы кәкрекүллеләр өчен тагын да тантаналы булды. Советлар Союзы Герое Григорий Романовның кече ватанында 45 нче юбилейлы җиңел атлетика ярышларында катнашучыларны каршы алдылар.

    – Һәр елны үзебезнең территориядә җиңел атлетика кроссында катнашучыларны каршы алуыбызга шатбыз, – дип сәламләде спортчыларны һәм йөгерешчеләрне Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев. – Без үз геройларыбызны хөрмәтлибез һәм аларның батырлыкларын һәм алар турындагы хәтерне сакларга һәм буыннардан-буыннарга тапшырырга тырышабыз.

    Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев, җиңел атлетика йөгерешендә катнашучыларны юбилей датасы белән котлап, традиция яшәсен һәм җиңел атлетика йөгерешенең 90 еллыгын да, 100 еллыгын да билгеләп үтәзгә язсын, дип теләде.

    – Егетләр, бу җаваплылык сезгә тапшырыла, – дип мөрәҗәгать итте ул йөгерешчеләрнең яшь буынына.

    Традиция буенча, җиңел атлетика ярышы Аксубай районы, шулай ук күрше районнар һәм Самара өлкәсе спортчыларын җыйды. Алар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде: ветераннар да, җиңел атлетлар да, яшь спортчылар да. Җиңел атлетика кроссына беренче старт 1978 елның 9 маенда бирелгән. Аны үткәрү инициаторы – спорт ветераны Анатолий Калмыков була. Бу идеяне хуплаучылар арасында физик культура укытучысы Хәким Фәсахов, Чистайдан Юрий Никитин, Беловкадан Владимир Кожеманов та бар.

    – Кырык биш ел элек беренче йөгерештә алты йөгерешче, шул исәптән мин дә катнаштым. Башта старт Кәкре Күлдән бирелә иде, ә финиш – Аксубайда була иде. Бары 1980 елда гына йөгерешчеләр Григорий Романовның кече ватанында финишка килеп җиттеләр, —дип уртаклашты Анатолий Калмыков. – Катнашучыларның елдан-ел арта баруы сөендерә, үткәрү дәрәҗәсе – лаеклы. Бу бәйрәм өчен барысына да рәхмәт белдерәм һәм вакытлар узу белән бу традиция юкка чыкмас дип өметләнәм.

    Җиңел атлетлар Аксубайның үзәк мәйданыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашучыларның игътибары астында старт алдылар. Дистанцияләр елдан-ел үзгәрешсез кала. Иң озын маршрут – Аксубайдан алып Кәкре Күлгә кадәр – 14,7 км, кыскасы – авылга керә торган чаттан алып батырлар истәлегенә куелган обелискка кадәр 3 километр.

    Һава торышы да спортчыларга рәхимле булды. Маршрут дәвамында аларны автомобиль колоннасы озата барды. Бу битараф булмаган кәкрекүллеләр Җиңү көне уңаеннан автомотоузыш үткәрүнең матур традициясен дәвам итәргә булдылар. Аларга Аксубайның актив кешесе Алмаз Мәгыйзов та кушылды.

    Алкышлар, көчле тавышлар, авыл халкы һәм кунакларының, мәктәп укучыларының чыгышлары астында спортчылар ирек өчен көрәштә һәлак булган сугышчылар – авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янында финишка килеп җиттеләр. Спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов билгеләп үткәнчә, “марафонда җиңелүчеләр юк, бүген барысы да җиңүче”. Юбилей йөгереше спорт тормышына яңа казанышлар алып килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев юбилейлы йөгерештә катнашучыларга бүләкләр – медаль, грамота һәм статуэткалар тапшырды. Үз чиратында, спорт ветераны Анатолий Калмыков җиңүчеләргә һәм призерларга татлы приз – үз умарталыгыннан бал тапшырды.

    Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: