Татарстан беренчелегендә көмеш медаль яулады
Соңгы яңалыклар

Татарстан беренчелегендә көмеш медаль яулады

Йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар, шулай ук 16-18 яшьлек яшүсмерләр арасында Аксубай районының яшь спортчылары уңышлы чыгыш ясады.

Арина Зубарева ирекле стиль белән 1500 метр дистанциядә өлкән яшьтәге спортчылар арасында көмеш медаль яулады. Үзенең яшь категориясендә ул пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Ирекле стиль белән 200 метр дистанциядә Арина шулай ук яшьтәшләре арасында икенче урынны алды.

Ярышларда катнашучылар — Алиса Безрукова, Никита Кадушкин һәм Диона Кажукова да лаеклы нәтиҗәләргә ирештеләр. Йөзү барышында спортчылар яхшы әзерлек, үҗәтлек һәм яңа казанышларга омтылыш күрсәттеләр.

Яшь йөзүчеләр ярышларда тәҗрибә туплауларын һәм үз күнекмәләрен камилләштерүләрен дәвам итәләр.


Нет комментариев