«Кӗр сăри» халык иҗатын сөючеләрне берләштерде
Соңгы яңалыклар

«Кӗр сăри» халык иҗатын сөючеләрне берләштерде

Район мәдәният йортында «Кӗр сăри» чуаш мәдәнияте фестивале узды.

Бу көнне район мәдәният йортында чын бәйрәм булды. Биредә чуаш милли мәдәниятен яратучылар җыелды. Программа башланганчы тантанада катнашучылар Кече Сөнчәле авыл клубы методисты Вера Уканееваның чуаш милли баш киеме һәм бизәнү әйберләре күргәзмәсен кызыксынып карадылар. Автор милли киемдәге бизәкләрнең үзенчәлекләре һәм символлар турында сөйләде.

Кичә программасы кызыклы, якты номерлардан торды. Вокалчылар тыңлаучыларга моңлы җырлар бүләк иттеләр, хореография коллективлары дәртле биюләр белән чыгыш ясадылар. Чуаш авылы тормышын гәүдәләндергән театральләштерелгән тамашалар беркемне дә битараф калдырмады. Залда алкышлар тынып тормады.

Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. Ул чуаш халкының районның мәдәни тормышында актив катнашуын билгеләп үтте. Район ЧММҮ рәисе Роза Чентаева кичәдә катнашучыларга халыкның мәдәни традицияләрен саклап калулары өчен рәхмәт белдерде.

Милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә, чуаш халкының традицияләрен пропагандалауга, халык йолаларын һәм гореф-гадәтләрен торгызу буенча эш формаларын һәм ысулларын камилләштерүгә керткән өлешләре өчен иң яхшы башкаручылар һәм коллективлар Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар.


Нет комментариев