Бүген Аксубай район үзәк хастаханәсендә капиталь ремонттан соң поликлиника файдалануга тапшырылды.
Сәламәтлек саклау учреждениесен ремонтлау сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы кысаларында алып барылды. Бу максатларга 30 миллион сум акча бүленгән.
– Районда бик күп эшләр башкарыла – парклар, скверлар, йортлар, социаль объектлар төзекләндерелә. Болар барысы да республика, федераль программалар, республика җитәкчелеге курсы ярдәмендә гамәлгә аша. Бүген Шәрбәндә ФАП ачылды һәм менә поликлиниканы ачабыз. Район үзәк хастаханәсе коллективы, һичшиксез, халык сәламәтлеген күзәтеп торсын өчен барысын да эшли, авырулар клиникасын дөрес алып бара. Алар моны пандемия чорында исбатладылар – аларның берсе дә куркып калмады, эштән китмәде. Табиблар, урта медицина хезмәткәрләре, фельдшерлар, ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләре белән бергә яңа коронавирус инфекциясе таралмасын өчен бик күп эшләнде. Һәм бу ремонтланган поликлиника – сезнең хезмәтегез өчен барыгызга да “рәхмәт сүзләре”, – дип мөрәҗәгать итте медицина хезмәткәрләренә район башлыгы Камил Гилманов. – Бәйрәм белән сезне, Республика көне белән!

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко медикларны ремонт тәмамлану белән котлады.
– Без күпне төзи алабыз, сәламәтлек саклау учреждениесе җиһазлары белән тәэмин итә алабыз. Әмма сез монда безнең төп юл күрсәтүчеләребез, – дип мөрәҗәгать итте ул Аксубай медикларына. – Шуңа сезгә бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтергә кирәк. Алга таба да эшләячәкбез, сезгә ярдәм итәчәкбез! Ел саен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Федераль һәм республика программасы ярдәмендә ремонт алып бара, яңа объектлар сафка баса, медицина учреждениеләрен җиһазлар белән тәэмин итә. Моның өчен елына өч миллиард сум акча тотыла.

Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов районның сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм иткәне өчен иң ихлас сүзләрне җиткерде. Поликлиникада ремонттан тыш, күптән түгел Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хастаханәгә яңа рентген һәм УЗИ аппаратлары бүлеп бирелгән иде. Поликлиниканы ачуга эндоскопик стойка бүлеп бирү бүләк булачак.
Поликлиниканы капиталь ремонтлаган өчен аерым рәхмәт сүзләре төзүчеләргә адресланды. Поликлиникада ремонт эшләрен генераль директор Әнәс Мингалимов җитәкчелегендә «Строитель» ҖЧҖ бригадасы алып барды.

Район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, безнең якташыбыз җитәкчелегендәге әлеге төзелеш оешмасы объектларны төзүдә һәм ремонтлауда беркайчан да сынатмаган. «Строитель» көче белән районда дистәләгән объект сака баскан!
Марсель Ислямов билгеләп үткәнчә, подрядчы поликлиникадагы барлык эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарган. Төзүчеләргә район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Поликлиниканы ачу тантанасыннан соң, кунаклар яңартылган бина коридорлары буйлап уздылар – биредә әле җиһазлар, мебель урнаштырылмаган, әмма төзүчеләр көче белән уңайлылык булдырылган инде. Поликлиникада кайбер кабинетлар модернизацияләнгән.

Ләкин төп горурлык – икенче катның бер канатын – хатын-кызлар консультациясе били. Биредә йөкле хатыннарны кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылган – табиб-гинекологлар кабинеты, смотр, УЗИ кабинетлары һәм күптән кирәк булган анализлар тапшыру өчен аерым кабинет бар. Медицина хезмәткәрләрен күченү мәшәкатьләре көтә әле!

Кунаклар һәм район җитәкчелеге ашыгыч ярдәм станциясендә дә булдылар, яңа рентген аппараты белән җиһазландырылган рентген кабинетын да карадылар, медицина хезмәткәрләре белән аралаштылар. Баш табиб Марсель Ислямов билгеләп үткәнчә, Аксубай үзәк район хастаханәсендә ремонт, модернизация һәм җиһазлар белән тәэмин итү планында эшлисе эшләр күп әле. Ләкин хәзерге вакытта иң мөһим мәсьәлә – авыруларны күчереп йөртү өчен лифт урнаштыру.
Нет комментариев