Район мәдәният йортында Марина Царегородцева җитәкчелегендә «Оляпка» рус халык җыры вокаль ансамбленә нигез салынуга биш ел тулуга багышланган бәйрәм концерты булды.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тантана кунакларын җырлар белән каршы алдылар. Фойеда кунакларны чәй һәм бәлешләр белән сыйладылар.

Бу – рус мәдәниятенең мәдәни мирас елы кысаларында исәп буенча икенче бәйрәм кичәсе (бер атна элек «Кӗр сăри» чуаш мәдәнияте бәйрәме узган иде).
Концерт программасын юбилярлар – «Оляпка» ансамблендә катнашучылар ачты. Алар башкаруындагы җырлар, биюләр тамашачыларны таң калдырды. Экраннан Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән мәдәният эшлеклеләреннән, артистлардан алар адресына котлау сүзләре яңгырады. Биш ел сәхнә иҗатында ансамбль республикада һәм аннан читтә танылырга өлгерде. Репертуары төрле, яшь «Оляпка» тамашачыны Россиянең төрле халыкларының мәдәни мирасы белән таныштыра, патриотик җырлар башкара. Яшь артистларның уңышы нигезендә – җырга мәхәббәт һәм ансамбль җитәкчесе Марина Царегородцеваның тырыш хезмәте ята.

Бу кичдә концерт номерлары берсе икенчесеннән кызыклырак һәм яктырак иде. Район мәдәният йорты коллективлары тамашачыларга иң яхшы чыгышларын бүләк иттеләр, залда алкышлар тынмады. Шулай ук Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарыннан килгән яшь артистларның чыгышлары аксубайлыларга зур шатлык китерде.
Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.
Ул ансамбль җитәкчесенә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
– Марина Анатольевна – район мәдәнияте өчен зур бәхет, – дип ассызыклады ул. – Аның таланты, сәнгатькә мәхәббәте аркасында балаларыбызның иҗади дәрәҗәсе тагын да югарырак күтәрелә. Аның укучыларын сәхнә сәнгатендә зур киләчәк көтә дип саныйм.
Район җитәкчесе тамашачыларның көчле алкышлары астында Марина Царегородцевага Мактау грамотасы тапшырды.

– Мин бөтен гомеремне сәхнәгә бирдем, – дип белдерде тантана сәбәпчесе. – Тик бүген беренче тапкыр кебек дулкынланам. Мин үз артистларыма – аларның кечкенәләренә дә, зурларына да булган мәхәббәтемне бер сүз белән генә әйтеп бирә алмыйм. Алар минем иң яхшылар һәм иң талантлылар. Без чын күңелдән җырлыйбыз, сезнең өчен җырлыйбыз.
Марина Царегородцева бер командада эшләүче һәркемгә ихлас рәхмәтен җиткерде. Алар арасында Наталья Егорова, Венера Краснова да бар.
Ансамбль җитәкчесен әти-әниләр исеменнән Наталья Петрова юбилее белән котлады, чәчәкләр бүләк итте.
Бу кичтә бик күп җырлар, шатлык, дулкынланулар булды һәм ул озак истә калачак.

Нет комментариев