Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Уяв чуаш милли мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр

Аксубай районы халкын һәм кунакларын бәйрәм мәйданында кызыклы һәм төрле программа каршы алды.

Бәйрәм театральләштерелгән-хореографик композиция белән башланып китте. Район артистлары, иҗат коллективлары тамашачыларны чуаш телендәге дәртле җырлар белән сөендерделәр, гармун көйләре астында балалар да, өлкәннәр дә биеде. Тамашачылар Уяв бәйрәменең борынгы – «казык кагу» йоласын кызыксынып күзәттеләр. Алар чуаш халкының бай мәдәни һәм рухи мирасының бик аз өлешенә генә кагылдылар.

Уяв бәйрәме белән район башлыгы Камил Гилманов барысын да җылы котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Аксубай районы – республиканың иң күп милләтле районнарының берсе.

– Без барыбыз да бердәм, бер зур һәм тату гаилә кебек яшибез. Бүгенге бәйрәмдә чуаш халкының күңеленең матурлыкка, бердәмлеккә, хезмәт сөючәнлеккә, әйләнә-тирә дөньяга һәм кунакчыллыкка, туган як мәдәниятенә сак карашка омтылуын гәүдәләндерә, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. – Район халкын үз тамырлары турында истә тотарга чакырам. Чөнки гореф-гадәтләрдән башка бер генә халык та, бер генә милләт тә яши алмый. Үз халкының мәдәниятен саклап калган барлык якташларыбызга рәхмәт. Бу киләчәк буын өчен мөһим. Барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим!

Чуаш мәдәнияте үсешенә өлеш керткән аксубайлылар район җитәкчелегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Намуслы хезмәте, чуаш мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткәне өчен Иске Үзи авыл мәдәният йорты методисты, «Палан» халык вокаль коллективы җитәкчесе Елена Айдова һәм Беловка авыл мәдәният йорты методисты, «Деревенька» һәм «Родник» вокаль коллективлары җитәкчесе Тамара Андреева бүләккә лаек булдылар. Район территориясендә яшәүче халыкларның милли традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калуда зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллинга, «Нежность» комплекслы үзәге директоры Тәнзилә Габдрахмановага, Аксубай урманчылыгының җитәкче-урманчысы Андрей Илмухинга, Виталий Тимирясов исемендәге Аксубай 1нче мәктәбе директоры Алексей Сударевка һәм Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьминга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татарстан Республикасы Чуаш милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатларына «Урмандеево әбиләре» чуаш фольклор ансамбле катнашучысы Нина Максимова, чуаш яшьләр сәясәте буенча куратор Елизавета Сычева, Иске Үзи мәктәбе укучылары Вероника Мудрова, Анастасия Айдова һәм Антон Айдов, Иске Тимошкино мәктәбе укучылары Юлия Погодкина һәм Денис Анисимов, Аксубай мәктәбе укучысы Нурия Нотфуллина, шулай ук «Урмандеево әбиләре» фольклор коллективы, Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, Савгач мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Владимир Егоров, Кама аръягы төбәгендәге чуаш туган якны өйрәнүчеләре кураторы Евгений Мадуров, Беловка авыл китапханәсе вәкиле Валентина Селиванова лаек булдылар.

Традиция буенча котлаулардан соң барысы да зур әйлән-бәйләнгә җыелды. Чуашлар, татарлар һәм руслар бергә кулга-кул тотынып халык җырларын башкарып, дәрәҗәле традицион адым белән акрын гына түгәрәк ясап атладылар. Дуслык һәм бердәмлек әйлән-бәйләне беркемне дә битараф калдырмады.

Мәйданда шулай ук чуаш традицион чигү үрнәкләре һәм орнаменты белән бизәлгән күпсанлы интерактив мәйданчыклар оештырылган иде. Кунакларны кызыклы бәйрәм программасы каршы алды. Биләмәләрдә милли ризыклар белән сыйландылар, чуаш халкының көнкүреш һәм тормыш үзенчәлекләре белән таныштылар. Фольклор коллективлары халык җырларын, күңелле такмакларны башкардылар. Моннан тыш, һәркем чуаш мунчасына керә, себерке белән чабына, ә аннан соң «Чавашсурче» утарында була һәм чуаш куасыннан, чуаш ухасыннан, «хуплу» милли ризыгыннан авыз итә алды.

"Уяв" – чуаш халык мәдәнияте, гореф-гадәтләре бәйрәме, аның нигезендә яшьләр уеннары һәм әйлән-бәйләннәр ята. Шуңа күрә үткәрү урынында әле озак вакыт чуаш музыкасы тынып тормады, әйлән-бәйлән әйләнделәр һәм барысы да яхшы кәеф белән уртаклаштылар.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев