Трактор ел ярымга туктатылды
Соңгы яңалыклар

Трактор ел ярымга туктатылды

6 августта исерек хәлдә «Беларусь» тракторы белән идарә иткән өчен гражданин Р.Гатауллин тоткарланган.

Бу хәл Яңа Ибрай авылында була.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре урында ук алкотестер ярдәмендә тикшерү үткәргәннәр, ул 0,191 мг/л алкоголь күрсәткән.

Гражданин прибор күрсәткече белән килешкән. Эш материаллары буенча, элек ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган.

Җәмәгать судьясы гражданинны РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тапкан һәм аңа 45 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

Суд карары законлы көченә кергән.


Нет комментариев