Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Пассажир кыз зыян күргән

Җомга көнне 17 сәгать 10 минутта шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Октябрь-Толстой урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. "УАЗ" һәм "KIA Cerato" автомашиналары бәрелешә. Чит ил машинасы - Нурлат ягыннан, икенче машина Рус Кармәте ягыннан килә торган була. Бәрелүдән җиңел автомашинаның - бамперы сытыла, бортлы "УАЗ" юл читенә тәгәри - аның...

Җомга көнне 17 сәгать 10 минутта шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Октябрь-Толстой урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.

"УАЗ" һәм "KIA Cerato" автомашиналары бәрелешә. Чит ил машинасы - Нурлат ягыннан, икенче машина Рус Кармәте ягыннан килә торган була. Бәрелүдән җиңел автомашинаның - бамперы сытыла, бортлы "УАЗ" юл читенә тәгәри - аның алгы күпере "сафтан чыга". Чит ил машинасының иминлек мендәрләре эшләүгә карамастан, 1995 елгы пассажир кыз зыян күргән.

- Без Самарадан Казанга бара идек, пассажир - минем йөргән кызым, аны ашыгыч ярдәм машинасы алып китте, - дип сөйләде чит ил машинасына идарә иткән яшь егет. Аны Аксубай хастаханәсеннән Чистайга озатканнар.

Һәлакәт урынында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, медиклар, коткаручылар эшләде. ЮХИДИ инспекторлары сүзләренә караганда, машина йөртүчеләрнең берсе светофорның "кызыл" утына чыккан. Юл-транспорт вакыйгасы сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев